Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр күләме 7,5 процентка артты

Үзгәрешләр 4,1 млн кешегә кагылачак.

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр индексацияләнә. Үзгәрешләр 4,1 млн кешегә кагылачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Индексацияне исәпкә алып, илдә социаль пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сум була. Инвалид балалар өчен пенсия күләме якынча 20 мең сумга, өлкәннәр өчен 20,1 мең сумга җитә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу максатларга Россия бюджетында 37,5 миллиард сум каралган. Индексация автомат режимда үткәрелә.

Моннан тыш, россиялеләрнең кайбер категорияләре өчен пенсия арта. Мисал өчен, алар арасында яраланып инвалид калган хәрби хезмәткәрләр белән үзе теләп хәрби хәрәкәтләрдә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шулай ук радиация йогынтысыннан яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләр бар.

Социаль пенсияләр ниндидер сәбәпләр аркасында иминият пенсиясе алу өчен кирәкле стаж җыя алмаган Россия гражданнарына түләнә. Түләүләрне шулай ук инвалидлар һәм туендыручысын югалткан кешеләр дә ала. Әгәр кешенең социаль пенсиясе төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы кадәр булмаса, ул пенсияне бу дәрәҗәгә җиткерергә мөмкинлек бирә торган өстәмә түләү ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев