Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен таләпләр үзгәрәчәк

Мондый документлар машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен дә кирәк булачак.

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырганда СНИЛС та кирәк булачак, диелә Хөкүмәт карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Имтихан тапшыру һәм Россия илкүләм машина йөртү таныклыгын бирү өчен шоферлыкка кандидат түбәндәге документлар тәкъдим итәргә тиеш: шәхси счетның иминият номерын», — диелә документта.

СНИЛС булмаган очракта Дәүләт автоинспекциясе әлеге белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

Моннан тыш, карар нигезендә, шоферлыкка кандидатка паспорт яки шәхесне раслый торган башка төрле документ кебек чит ил документларының нотариус тарафыннан расланган рус теленә тәрҗемәсен һәм балигъ булмаган баланың законлы вәкилләреннән берсенең аның тарафыннан имтихан тапшыруга һәм Россия машина йөртү таныклыгы бирүгә язмача рөхсәтен тәкъдим итәргә кирәк.

Мондый документлар машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен дә кирәк булачак.

Тиешле үзгәрешләр 1 апрельдән үз көченә керә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев