Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Яңа төр түләүләргә гаризалар кабул ителә

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр иткән мәгълүматлар буенча Түбән Камада 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне алыр өчен 11 меңгә якын гариза кабул ителгән.

Әлеге төр түләүләр ялгызы бала үстерүче әти, әниләргә, суд алимент түләргә дигән карар чыгарып та, алимент ала алмаучы яки алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан аз керемле булачак әниләргә бирелә.

«Кабул ителгән 11 мең гаризада шактый төгәлсезлекләр бар. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза җибәрү өчен профильдәге шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гариза дөрес тутырылырга тиеш. Барлык мәгълүматларны документ буенча языгыз. Счет реквизитларын язганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Счет гамәлдә һәм гариза тутыручыныкы, пластик карталардан файдаланган очракта, карта «Мир» түләү системасыныкы булырга тиеш. Пособие гариза биргән көннән түгел, ә гариза тапшырылган ай өчен тулаем түләнә, июль ахырына кадәр әле шактый вакыт бар», – дип мөрәҗәгать итә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Татарстанда ялгыз бала үстерүче әти, әниләргә пособие һәр балага аена 4997,50 сум (Татарстанда балаларның яшәү минимумы итеп кабул ителгән 9995 сумның яртысы), йөкле хатыннар өчен - 5311 сум (республикада хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумы яртысын) тәшкил итә. Шунысы мөһим, пособие гаиләдә җан башына барлык айлык керемнәрне кертеп, (Татарстанда җан башына яшәү минимумы – 9955 сумнан артмаган очракта) гына бирелә. Пособиеләрне алыр өчен гариза язарга кирәк.

Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон юл белән кабул ителә. Әгәр сезнең шәхси кабинетка пособие билгеләү өчен кирәкле документлар сорап язылган хат килсә, түләү билгеләнсен өчен биш эш көне эчендә тиешле документларны китерергә кирәк. Андый хат килмәсә, үзегезгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев