Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

«Уңга карасаң да юк, Сулга карасаң да юк...»

Түбәнкамалыларны «транспортта глобаль үзгәрешләрнең нәтиҗәсе сентябрьдән күренәчәк» дип тынычландырдылар.

Инде җае чыга, шәһәр маршрутларына вахта автобусларын җәлеп итәләр икән, дип торганда, менә сиңа мә – 1 июльдән Түбән Камада 10 нчы һәм 25 нче маршрутларда автобуслар йөрү туктатылды.
Яшьләргә алай ук кыен түгел дә бит...

Алдан вәгъдә ителгән «транспорт реформасы» һаман аксый, әле алай гынамы, автобуслар хә-рәкәте яхшырыр, дип өметләнсәк тә, ул кайчак әнә шулай чигенешләр ясый, шәһәр пассажир автотранспорты турында күп зарлар ишетелсә дә,  автобуслар хәрәкәтен җайга сала алмыйлар.
Хәзер, ирексездән, кемнәрдер җәмәгать транспорты урынына, таксиларда йөрүгә күчте. Яшьләрнең күбесенең шәхси машинасы бар. Җил куып, каядыр якынга барып кайту өчен, велосипед, скутер, моторлы самокат һәм тагын әллә нинди техникалардан файдаланырга була. Яшьләргә шулайдыр да, ә менә өлкәннәргә кыенгарак туры килә. Каядыр барып кайту өчен, алар сәгатьләр буе автобус көтәргә тиеш. Көтеп тора алмаса, җәяүләп «титаклый» инде. Ә шәһәр буйлап андый «сәяхәт» – сәламәтлеге булмаган өлкән кеше өчен, үзе бер әҗәл. 
Югарыда искә алынган маршрутларда авто-буслар хәрәкәте туктатылу «Түбән Кама ПАТП» ҖЧҖдә килеп туган финанс кыенлыкларына һәм предприятиедә автобус йөртүчеләр җитмәүгә бәйле, дип аңлатыла. Хәер, моннан ике ел элек – «транспорт реформасы» дигән сүзләр йөри баш-лаган вакыттан бирле, пассажир автотранспорт предпритиесе директо-ры Юрий Иванов та, му-ниципаль районның транспорт бүлеге җитәк-челеге дә бу хакта түбән-камалыларга бик үтемле итеп җиткерә килделәр. Әмма шәһәр халкына транспорт өлкәсендә ки-леп туган аяныч хәлне гел кабатлап торудан гы-на,  хәл уңай якка үзгәрми, ә аны тизрәк хәл итү кирәк. 
Июнь башыннан, берничә көн, әлеге марш-рутлардагы (10нчы һәм 25 нче) тукталышларда автобус көтүче пассажирлар, көтә-көтә көтек булгач, тукталышта автотранспорт предприятиесе һәм шәһәр җитәкчеләрен әрләделәр, социаль челтәрләрдә тетмәләрентеттеләр. «Югыйсә, бу маршрутларда пассажирлар һәрвакыт бар иде. Автобуслар һәрчак тулып йөрделәр. Рейсларны нишләп киметергә инде?» – дип зарландылар автобус булмаганлыктан юлларын җәяү дәвам итүчеләр. 
Югарыдагылар нәрсә ди?..
«Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты югарыда күрсәтелгән маршрутларга альтернатив пассажир йөртүчеләрне җәлеп итү мәсьәләсен карый", – дип хәбәр иттеләр транспорт бүлегендә. Ләкин кешеләрне һаман саен әйтелә торган мондый буш вәгъдәләр белән тынычландырып булмый. Һәм менә 7 июльдә 10 нчы һәм 25 нче марш-рутларда автобуслар хәрәкәтен туктату мәсьәләләрен халыкка төшендерү максатыннан (әлбәттә, халыкны тагын бер тапкыр өметләндерүне дә күздә тотып булса кирәк), муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инвести-цияләр буенча урынбасары Радмир Беляев һәм муниципаль районының транспорт бүлеге җитәкчесе Ленар Зарипов катнашында матбугат конференциясе узды. 
Бүгенге көндә  «Түбән Кама ПАТП» предприятиесе карамагында нибары  өч маршрут калган икән. Дүртесе – «Альбатрос» пассажирлар йөртү транспорты фирмасында. Һәм, мөгаен, маршрутлар тагын икегә артыр, дип планлаштыралар.
«Кичә без «Альбатрос» компаниясе җитәкчелеге белән очраштык һәм кри-зиска каршы чаралар турында сөйләштек. Алар 8 июльдән 10 нчы һәм 25 нче маршрутка бер берәмлек техника бүлеп бирәчәкләр. Әлбәттә, аларның хәрәкәт интервалы 30-40 минут булачак. Транспорт бүлеге маршрутларның хәрәкәт итү графигын әзерли башлады, – дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев.
Киләчәктә һәр линиягә тагын өстәмә икешәр автобус чыгарырга план-лаштыралар. Бурыч – интервалны 15-20 минутка кадәр кыскарту. Болар барысы да әлегә кризис-ка каршы чаралар. 10 нчы һәм 25нче маршрутларда бүгенге киеренкелекне бетерү өчен, автобусларны башка линияләрдән алырга туры килә, билгеле. Күргәнегезчә, бер маршрутта хәлне тотрыкландыру, икенчесендә кыенлыкларга китерә. Белгечләр әйтүенчә, шәһәрдә килеп туган хәлне яхшырту өчен 5А автобус маршруты яңартылган, шулай ук тиздән 5 нче маршрутны яңарту планлаштырыла икән.
Ә проблеманы глобаль хәл итү күптән вәгъдә ителгән «транспорт реформасы» кысаларында башкарылырга тиеш. 
Аның нәтиҗәсен түбәнкамалылар сентябрь аенда күрәчәкләр, дип ышандыралар. Тик 8 июльдән 
10 нчы һәм 25 нче автобуслар кабат йөри башлаячак, дигән хәбәр таралуга ук, социаль челтәрләргә: «Автобусларны көнгә бер генә мәртәбә йөри тоган итеп калдырырга җыеналар болай булса», «Маршрутка – 1 автобус туры килә.  Менә шул 40 минутка сыешсын өчен, аңа «очып» кына йөрергә туры килмәсме?..» кебегрәк язмалар «элә» башладылар. Тагын бераз көтик. Нәрсә буласын вакыт күрсәтер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобус

2
X