Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Төзелгән, кабул ителгән, ләкин...

«Безнең ишегалды» прог-раммасы буенча төзекләндерәсе юллар исемлеге күптән билгеле. Ә магистраль юлларда ремонт ясалачакмы һәм бу күпмегә төшәчәк? Юл бик начар хәлдә булып, яңарту буенча планга кертелмәсә дә, ремонт ясалырга мөмкинме? Алия Исхакова».

Җавапны Түбән Кама торак-коммуналь департаменты җитәкчесе Максим Санков бирде:  
– Быел «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проект кысаларында Түбән Камада Чистай – Түбән Кама юлы тәртипкә китерелә-чәк. Яңартылачак участок озынлыгы 1,24 кило-метр тәшкил итә. Анда шулай ук җәяүлеләр өчен тротуар да төзү планлаштырыла. 
Моннан кала, ремонт Актүбә урамында да көтелә, 1,79 километр юл тәр-
типкә китереләчәк. Аерым игътибарны Вокзал урамына бирергә ниятлибез. Олы Афанас авылындагы  Пролетар урамыннан алып Вокзал урамы боҗрасына кадәр 1,32 километр юлга асфальт салыначак. Бу максатларга 400 миллион сум акча тоту каралган.  
Түбән Камада аварияле юлларны төзекләндерү эшләре инде тәмамланды. Беренче чиратта, Химиклар, Тынычлык, Төзүчеләр, Вахитов, Шинчылар, 
Б. Урманче, Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында юллардагы чокырлар ямалды. Моның өчен «салкын асфальт» кулланылды. Шушы арада шәһәрнең башка юлларындагы чокырлар кайнар асфальт белән капланачак. Бу эшләргә 11 миллион сум сарыф итәргә уйлыйбыз.
Икенче сорауга килгәндә, барлык эшләр алдан эшләнгән график буенча бара. 2021 елга программа инде төзелгән һәм кабул ителгән. Асфальтның никадәр тузганын махсус төзелгән комиссия тикшерә, бәя бирә.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча өч елга эш планы төзелә. Шулай да, юлларда чокырлар транспорт йөрешенә куркыныч һәм кыенлык тудырса, аларны каплау мөмкин.

Фото ntr-24.ru сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев