Юлларда үләләр
Узган атнада Түбән Кама юлларында транспорт белән бәйле тугыз авариядә ике кеше үлгән, унике кеше имгәнгән. 2 октябрьдә иртәнге сигезенчедә Химиклар урамындагы 83нче йорт каршында «ВАЗ-21140» машинасы юл аша тиешле урында чыгучы тугыз яшьлек кызчыкны бәрдерә. Рульдәге 23 яшьлек бәндә авария урынын ташлап кача, соңыннан эчкәне ачык-лана. 5 октябрьдә иртәнге...
Узган атнада Түбән Кама юлларында транспорт белән бәйле тугыз авариядә ике кеше үлгән, унике кеше имгәнгән.
2 октябрьдә иртәнге сигезенчедә Химиклар урамындагы 83нче йорт каршында «ВАЗ-21140» машинасы юл аша тиешле урында чыгучы тугыз яшьлек кызчыкны бәрдерә. Рульдәге 23 яшьлек бәндә авария урынын ташлап кача, соңыннан эчкәне ачык-лана. 5 октябрьдә иртәнге сигездә «Chevrolet Lacetti» рулендәге адәмнең башка автомобильләр хәрәкәтен искәртерлек тизлекне сайламавы һ.б. аркасында, машинасы каршы як юлга чыгып, «УАЗ-396255»кә бәрелә. Нәтиҗәдә, «иномарка» рулендәге 23 яшьлек адәм шунда ук үлә, «УАЗ»ны йөртүче һәм өч пассажир җәрәхәтләнә. 7 октябрьдә көндезге сәгать дүрттә БСИ-Котловка юлында «ВАЗ-21053»не йөртүченең дә юлдагы калган машиналар хәрәкәтен абайларлык тизлекне сайламавы һәм юл кырыеның тайгак булуына игътибар итмәве үзенең үк рульне «тыңлата» алмавына китергән; нәтиҗәдә, автомобиль каршы як юлга чыгып «Chevrolet Cruze» белән бәрелешкән. Машина рулендәге 31 яшьлек адәмнең умыртка баганасы имгәнгән, аңсыз ята, ә 33 яшьлек пассажиры фаҗига урынында үлгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев