Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Җыр-моңга гашыйк

70 яшьтән соң тормыш башлана гына - түбәнкамалы Рәхимә Газизова моны үз мисалында дәлилли. Хатын-кыз төрле республика һәм шәһәр күләм бәйгеләрдә катнашып, бүләкле урыннар яулый.

Җыр – аның тормыш юлдашы, моң – сердәше... Рәхимә Газизова үзенең табигый тавышы белән халык мәхәббәтен яулый. “Болгар” радиосында узган “Җырла милләт! Җырла, Республика” конкурсы моңа ачык мисал. Якташыбыз һәвәскәр башкаручылар арасында җиңү яулый һәм "Иртәнге чәй" тапшыруына чакырыла. 

"Мин өченче атна җиңүчесе булдым.  "Иртәнге чәй" тапшыруына кунакка барып, алар белән җырлап, сөйләшеп кайттык. Шундый рәхәт булды”, - ди Рәхимә Газизова. 

Түбәнкамалы Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировны тыңлап үскән. Аның күңеленә күбрәк татар халык җырлары якын. Нәкъ шуларны башкарып, Рәхимә Газизова республика һәм шәһәр күләм бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннар яулый. Мисал өчен, “Лейся песня”, “Поющая волна”, ретро-җырлар башкаручылар конкурслары. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X