Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Яшәүдән туйган ир

Бызов урамындагы 9нчы йортта 55 яшьлек адәм үз-үзенә кул салган. Районара тикшерү бүле-ге тикшерүчесе Илдан Зартдинов әйтүенчә, бу ир «Водоканал»да эшләгән һәм берничә көнгә ял сорап торган. Хатыны иртән эшкә киткәч, үзенең йөрәгенә пычак белән кадаган. Кич белән өйгә кайткан хатыны идәндә канга буялган ирен күргәч, егылып китә язган. Бу...

Бызов урамындагы 9нчы йортта 55 яшьлек адәм үз-үзенә кул салган.
Районара тикшерү бүле-ге тикшерүчесе Илдан Зартдинов әйтүенчә, бу ир «Водоканал»да эшләгән һәм берничә көнгә ял сорап торган. Хатыны иртән эшкә киткәч, үзенең йөрәгенә пычак белән кадаган. Кич белән өйгә кайткан хатыны идәндә канга буялган ирен күргәч, егылып китә язган.
Бу ир язу калдырган. Анда «төннәрен йоклый алмыйча җәфалана идем. Әгәр гафу итә алсагыз, зинһар, гафу итегез мине» диелгән.
Ул бер банкка зур күләмдә кредит түләп барган. Тизрәк түләп бетерер өчен, әлеге язуында хатынына бакчаны сатарга киңәш иткән, диләр.
Үз-үзенә кул салган әлеге ир, аны өзелеп яратучы хатынын - тол, ә бердәнбер баласын ятим калдырып, барлык туганнарына зур кайгы китерәчәген уйламаган, күрәсең...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев