Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Ялган акчалар табыла

Б.Урманче урамындагы «Ак Барс» банкына бер хатын 5000 сумлык ялган акча тапшырган. Үзәк базардагы «Мода» кибетенең хуҗасы булган әлеге 58 яшьлек хатын товар сатудан кергән 400 мең сум акчасын банкка тапшырырга барган. Анда акчаны ИК-детектор ярдәмендә тикшергәндә 5000 сумлык купюраның ялган булуы ачыкланган. «Мода» кибетендә акчаның ялганмы-түгелме икәнлеген тикшерә торган...

Б.Урманче урамындагы «Ак Барс» банкына бер хатын 5000 сумлык ялган акча тапшырган.

Үзәк базардагы «Мода» кибетенең хуҗасы булган әлеге 58 яшьлек хатын товар сатудан кергән 400 мең сум акчасын банкка тапшырырга барган. Анда акчаны ИК-детектор ярдәмендә тикшергәндә 5000 сумлык купюраның ялган булуы ачыкланган. «Мода» кибетендә акчаның ялганмы-түгелме икәнлеген тикшерә торган аппарат юк икән, ә аннан башка акчаның ялган икәнлеген билгеләү мөмкин түгел.
Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Нәбиуллин әйтүенчә, узган дүрт ай эчендә генә Түбән Камада 21 данә ялган акча табылган. Шуларның унсигезе - 1 меңлек, икесе - 5 мең сумлык купюралар. Апрель азагында нәкъ шундый иллегә якын 5 мең сумлык купюра - Екатеринбургта, тагын берничәсе Ижауда табылган булган. Шуларның берсе Түбән Камага да килеп җиткән, күрәсең. Статистикага күз салсак, нигездә, ялган акча белән ИК-детектор булмаган кибетләрдә һәм даруханәләрдә түлиләр икән.
Кулыгыздагы акчаның чын булуына шикләнсәгез, аны башка кешегә биреп җибәрмәгез, ертып ташларга да ашыкмагыз. Бу акчаны бирүче кешенең киемен һәм тышкы кыяфәтен исегезгә төшерергә тырышыгыз һәм 02, 49-26-62 яки 8-927-450-49-53 номеры белән эчке эшләр идарәсенә шалтыратыгыз. Әмма «02»не өй телефоныннан гына җыеп була. Кул астыгызда анысы булмаса, МТС абонентларына - 8-8555-400200, «Мегафон»ныкылар-га - 8-8555-02, «Билайн»ныкы-ларга - 002 номерлары белән эчке эшләр идарәсенә шалтыратырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев