Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Хисап сессиясе

Түбән Кама - лидерлар рәтендә. Татарстанның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча безнең район бишенче урында тора. Бу хакта бүген шәһәр һәм район советларының хисап сессиясендә сүз барды.

“Түбән Кама” сәнәгать паркы резидентларның берсе полипропилен торбалар, җылыткыч материаллар һәм перчаткалар чыгара. Биредә 34 эш урыны булдырылган. Бизнес вәкилләренә нинди дәүләт ярдәме һәм салым ташламалары каралган? Сессия барышында эшмәкәр шул хакта сөйләде.

"Резидентлар транспорт һәм милек салымын түләми, аның җиңеләйтелгән системасын кулланалар. Электроэнергия өчен чыгымнарның бер өлеше кайтарыла, шулай ук 4,5 процентлык ташламалы займ бирелә", - ди “Түбән Кама” сәнәгать паркы резиденты Илдар Гыйлемханов.

Бүгенге көндә ТОСЭРда 20 предприятие теркәлгән. Яңа резидентлар җәлеп итү эшен активлаштырырга кирәк, дип белдерде Түбән Кама мэры. Рамил Муллин сүзләренчә, шәһәр һәм районның уңышлы үсешенең нигезендә - көчле икътисад, уңайлы мохит, рухи кыйммәтләр ята.

“Без бүген - киләчәккә омтылучы шәһәр, бездә яшәү һәм эшләү өметле һәм уңайлы. Без һәрвакыт ата-бабаларыбыздан килгән рухи бердәмлекне көчне сакларга тиеш”, - ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Утырышта Татарстанның икътисад министры да катнашты. Мидхәт Шаһиәхмәтов өлешчә мобилизация һәм хәрбиләрнең гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде. Шәһәрдәшләргә аерым рәхмәтен белдерде. Аның әйтүенчә, Түбән Кама – лидердлар рәтендә. Социаль-икътисади үсешнең гомуми республика рейтингында безнең район 5 нче урында тора. Сессия ахырында түбәнкамалыларга дәүләт һәм республика бүләкләре тапшырылды. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X