Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Үзәк базар каршында ир-атны машина бәрдергән

4 октябрьдә кич белән Түбән Камада Үзәк базарга керү урны каршында кроссовер 57 яшьлек ир-атны бәрдергән.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Шофер сүзләренчә, җәяүле кинәт машина юлына чыккан һәм ул тизлекне киметергә өлгермәгән. Өстәвенә, караңгы булган һәм аны «юл эшләре» билгесенең утлары күзләрне чагылдырган. Шаһит машина йөртүченең сүзләрен раслады.

 «Баш җәрәхәте», «баш мие селкенү» беренчел диагнозлары белән зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев