Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тукталышны «күрмиләр»

Яңа ел алдыннан, төгәле 25 декабрьдә, ялгызы гына яшәүче абыем янына бардым. Квартирын җыештырып, Кайманов урамындагы автобус тукталышына юнәлдем. Күңелдә - якыннарга, кешеләргә яхшылык эшләгәндә була торган рәхәт бер канәгатьлек. Мәрхүмә әниемнең дә рухы шат булгандыр, абыемны онытмавыма... Театр ягындагы тукталышка килеп җиткәч, сәгатемә күз салдым: кичке 9.10 иде. Ике...

Яңа ел алдыннан, төгәле 25 декабрьдә, ялгызы гына яшәүче абыем янына бардым. Квартирын җыештырып, Кайманов урамындагы автобус тукталышына юнәлдем.
Күңелдә - якыннарга, кешеләргә яхшылык эшләгәндә була торган рәхәт бер канәгатьлек. Мәрхүмә әниемнең дә рухы шат булгандыр, абыемны онытмавыма...
Театр ягындагы тукталышка килеп җиткәч, сәгатемә күз салдым: кичке 9.10 иде. Ике минуттан 55нче маршрут автобусы күренде. Аның шулай тиз килүенә сөенергә дә өлгермәдем, сәлам дә бирмичә, выжлап үтеп китте. Без, га-дәттә, тәрбиясезләр, битарафлар дип, яшьләрне сүгәбез. Автобус рулендәге абзыйның сакалы агарган агаруын, әмма акылы...
Шоферына аптырап карап калганлыктан, автобусның номерын абайларга өлгермәдем. Әмма болай әтәчләнеп йөрсә, Әтәч елында колгадан бик тиз егылып төшәр бу абзаң дип, әрнеп карап калдым.
Әллә инде билет бәясе арткач, автобус йөртүчеләр бер туктылышта туктап, икенчесен «күрми» үтәргә була дип саныйлармы?
Рәзилә ҖИҺАНГИРОВА,
«Туган як»ны яратып укучы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев