Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада пазл җыю буенча чемпионат узды

Түбән Камада беренче тапкыр “Пазломания” гаилә фестивале узды. Ярышта 18 команда катнашты.

Вәлиуллиннар гаиләсе пазл җыю буенча тизлекләрен сыныйлар. Командада - дүрт кеше. Сигез куллап төрле төстәге элементлардан бер рәсем ясыйлар. Махсус тактикалары да бар. 

"Без барлык персонажларны бүлдек. Өйдә дә шулай ясыйбыз. Безнең балалар пазл җыярга бик яраталар. Әлеге фестиваль турында ишеткәч, килергә булдык", - ди Гөлназ Вәлиуллина. 

Пазл җыю буенча чемпионат Түбән Камада беренче тапкыр уза. Анда 18 гаилә катнаша. Мавыктыргыч уен - игътибарны үстерергә, фикер тупларга, буш вакытны файдалы уздырырга ярдәм итә, ди оештыручылар. Катнашучыларның максатлары – ике сәгать эчендә 250 элементтан торган пазлны җыю. Кем беренче - шул җиңүче.

"Без Түбән Камада сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елын ачып җибәрдек. Бүгенге ярыш сәламәтлек, акыл өчен зарядка. Менә шулай гаиләләр белән җыелышып, шундый матур чара үткәрәбез", - ди Халык иҗаты йорты директоры Илнур Сәгыйтов. 
 

Киеренке ярышта беренчелекне Носковлар гаиләсе яулый. Аларның рекорды - 19 минут. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, барлык катнашучылар өчен кино күрсәтелде. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев