Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Камада «Җиңү диктанты»ын 3 меңгә якын кеше язды

Ул инде бишенче ел рәттән үткәрелә.

Түбән Камада «Җиңү диктанты» дип аталган Бөтенроссия акциясе узды. Ул инде бишенче ел рәттән үткәрелә.

Түбән Кама районында акция 21 мәйданчыкта оештырылды, шуларның берсе — шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә, калганнары — шәһәрдә. 

Мәсәлән, Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә 60 кеше үз белемнәрен тикшергән. Алар 1 һәм 22 нче гимназия укучылары. Алар 25 сораудан торган тестка җавап биргәннәр.

Конкурс нәтиҗәләре ике атна эчендә билгеле булачак. Чарада барлыгы өч меңгә якын кеше катнашты. Моннан тыш, теләүчеләр белемнәрен онлайн тикшерә алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев