Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Вакыйга эзеннән

Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Галия» драмасының премьерасы булды

Өч тарих-новелланы («Зина», «Мария», «Галия») үз эченә алган әлеге спектакль чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп куелган.

Мәхәббәткә дан җырлау! Кырыс сугыш елларында кешеләрне җиңүгә рухландырган, яшәү көче биргән мәхәббәткә тугрылык турында ул. Быел — Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бу сәхнә әсәренең әһәмияте аеруча зур. Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Россиянең кече шәһәрләре театрлары» юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелган. 

Дәһшәтле сугышта халкыбызның батырлыгын чагылдырган әсәрләрне барлый башласаң, исәбенә чыгып булмас. Инде әдәбиятта да, сәнгатьтә дә, сәхнәдә дә бу темага яңалыклар кертеп булмый шикелле. «Галия» спектаклен карарага барганда да: «Нинди дә булса ачыш ясадылармы икән, әллә соң һаман, бездә кабул ителгәнчә, күренекле дата уңаеннан, «галочка» куяр өчен оештырылган чираттагы тамаша гынамы?» — дигән уй күңелемә тыңгылык бирмәде. 

Яңача фикерләүме, яисә?.. 
Әлбәттә, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итмәгән театр юктыр?! Беркем дә спектакль карарга вакыт уздыру өчен генә йөрми ләбаса. Тамашадан соң туган хис-кичерешләр күңелләрдә бик озак саклана. 

Барлык спектакльләргә йөрмәсәм дә, театр карарга яратам. Без — телевизорлар, айфоннар, интернет бөтенләй булмаган совет чорында яшәгән, спектальләрне дә телевизор экраннарыннан түгел, ә театр залларыннан карап ияләнгән буын вәкилләре ләбаса. Һәрнәрсәне җитди кабул итәбез. Театр уйныйлар дип, «уйнау» сүзенә басым ясап сөйләнсә дә, күпчелек тамашачы өчен ул — сәхнәдә тормышның чагылышы...

Йә, шуннан, нинди яңалык ачтың соң? — дигән бик урынлы сорау туарга мөмкин укучыда. Әйе, яңалыклар бар. Тик мин башта ук, режиссер театрга менә шундый-шундый яңалык алып килгән, дип кычкырганчы, ничектер, кат-кат уйландым. Минем өчен яңалык, ә кемдер өчен ул инде күптән искергән булырга мөмкин. Аңламаслар. Хәзер бит заманы шундый. Креатив («кабатланмас, яңача фикерләүче» дип укырга була) яшьләр үсә. Әйтик, гадәти өлкән тамашачы эчтәлеге эзлекле бәйләнеш белән барган спектакльләргә күнеккән. Ә бу спектакльдә бер күренеш белән икенчесе арасындагы бәйләнешнең үзенчәлекле булуы, ягъни вакыйгалар агышында вакыт-урын тиз алмашыну — сәеррәк кабул ителә. Кайчак, эзлеклелек югалдымы әллә, яисә бөтенесен бергә бутап бетерделәр түгелме, дип уйлап куясың. Әле генә булып узган вакыйгалар, инде берничә мизгелдән кинәт кенә бөтенләй башкага күчә. Хәтта иң көчле интуициягә ия кеше дә тагын берничә минуттан нәрсә буласын чамалый алмый. Кая инде ул элекке "Галиябану«лар, «Чаткылар», "Диләфрүзгә дүрт кияү«ләрдәге шикелле эзлеклелек! Алардагы кебек һәр бүлектән соң пәрдә төшереп, декорация элементларын да тамашачы күзенә күрсәтмичә генә алыштырып куюлар да юк монда. Шул бер үк күренештә, шул ук артистлар сәхнә җиһазларын да үзләре үк үзгәртеп тә куялар — кыскасы, нәрсә телиләр, шуны эшлиләр кебек. Минем бу сүзләр кемнәргәдер бөтенләй көлке тоелыр, бәлки. «Син абзый кеше кайда калдың? Андый классик театрларны кү-үүптән үттек бит инде», — дияргә дә күп сорап тормаслар. Сәхнә әһелләре, зинһар өчен, минем сүзләремне тәнкыйть итеп кабул итмәсеннәр, күңелләренә авыр алмасыннар. 

Яшьләрнеке — яшьләрчә 
Аңлыйм, хәзерге яшьләр тормышны башкачарак күз алдына китерә. Тизлек заманы. Аналитик фикерләүгә караганда, тормышта теге яки бу хәлгә тиз генә яраклашырга тырышуга, кешеләрнең күңел халәтенә тәэсир итү өчен, искитмәле эффектларга өстенлек бирелә бугай? Элекке спектакльләр реализмга корылса, хәзергеләрендә «шаккатаризм» өстенлек итә. Гафу итегез, башкача сүз таба алмадым, театр телендә ул башкачарак термин белән аталадыр. Чыннан да, спектакль андый күренешләргә бик бай. Әйтик, самолетта очу, парашют белән сикерү, сугышчыларның һөҗүмгә күтәрелү һ.б. шундый бик күп күренешләр тулысынча режиссер фантазиясе, дип уйлыйм. Һәм алар, әлбәттә, пьесаның эчтәлеге белән түгел, нәкъ менә шул «спецэффектлары» белән кешенең күңеленә тәэсир итәләрдер шикелле.

Сәхнә бизәлеше дә зур роль уйный 
Сәхнәнең үзенчәлекле бизәлеше аеруча игътибарга лаек. Башка тамашачылар да моңа игътибар итмичә калмагандыр. Чөнки, үзеңне тамаша залында түгел, ә мәктәпнең класс бүлмәсендә кебек хис итәсең. Һәр ягына тәрәзәләр урнаштырылган өч дивар, һәм аларның барчасыннан «урам» күренеп тора. Күренеш сәхнәне киңәйтеп кенә калмый, тамашачы үзен шул чордагы вакыйгалар бара торган дөньяда кебек хис итә башлый. Әйе, әйе, чынбарлыктагы кебек: тәрәзәдән урам күренә, кояшлы көн, бөтен дөнья шау чәчәктә... Анда урамда да кемнәрдер йөри, сөйләшеп тора, тәрәзә шакый — гадәти тормыш кайный... Яңалыкмы? Әйе! Һәм бу бик отышлы булган дияр идем... Декорация алмашыну да, әнә шул тәрәзә артындагы сурәтләр алмашыну белән алып барыла. 

Ә сәхнәдә (класс бүлмәсендә) тормыш кайный — чыгарылыш класс укучылары «соңгы кыңгырау» га әзерләнә. Һәрберсенең йөзендә шат елмаю! Шулай булмый хәле дә юк: иртәгә алар олы тормыш юлына аяк басачаклар. Һәрберсенең алга куйган планы, хыялы бар. Егетләр-кызлар бер-берсен уздыра-уздыра киләчәккә планнары белән уртаклаша. Тик әле аларның берсе дә иртәгә нәрсә буласын күз алдына да китерә алмый. Иртәгә 22 июнь таңында сугыш башланасын һәм язмыш һәрберсен кырыс сынаулар алдына куясын белми әле алар... 

Мин спектакльнең эчтәлеген язарга җыенмыйм. Класста бер дистәләп кеше — 10 «б» классы укучылары. Онытканчы тагын шунысын да искәртим, спектакльдәге барлык "массовка«ларны нәкъ менә шул нибары 10 артист ерып чыга. Ә бит ышандырырлык итеп башкаралар. Өч бүлектән торгач, бер артистка ике-өч, хәтта дүрт герой образын тудырырга туры килә. Мин әле артист булмасам да, моның гаять дәрәҗәдә катлаулы икәнен чамалыйм, тоям. 

Нәкъ тормыштагыча 
Төп рольләрне Юрий Павлов (Иосиф, Азат, Алеша), Гүзәл Шәмәрдәнова (Зина, Анна, Саҗидә), Раушан Әсәтов (Заһир, Женя, Николай, Фомич), Эльвира Әсәтова (Галия, Аня, Нина), Алмаз Хөсәенов (Отто Адам, Геннадий, Гадел, Хәлим, Хәммәдин), Нурсәнә Хөсәенова (Маша Васильева, Мария, Мөнирә, Кәримә) башкара. Ирле-хатынлы бу артистлар инде күптән Түбән Кама тамашачыларының мәхәббәтен яулаган, танылган сәхнә әһелләре. Аларның тормышта да парлы булулары, сәхнәдәге рольләрен көчлерәк итеп күрсәтә, артистларның бер-берсенә булган сөю хисләрен тулысынча ачып бирә. Ләгънәт төшкән сугыш, әлеге бер-берсе өзелеп сөйгән парларны вакытлыча аерса да, ул аларның мәхәббәт хисләрен сүндерә дә, сүрелдерә дә алмый. Тыныч тормышта нәфис, гүзәл зат булган ханымнарга тупас солдат итекләре кияргә, ирләре янәшәсенә басып, илебез иминлеген сакларга туры килә. 

Берничә мисал гына китерәм: Галия сөйгәненең яуда үлгән хәбәрен ишеткәч, үзе дә фронтка китә һәм һәлак була. Әллә язмыш шаяруы, әллә күрәчәк: аның сөйгәне исән булып чыга. Аны ялгышып кына һәлак булучылар исемлегенә керткәннәр. Ул Галияне эзләп авылга кайта, тик аларга очрашулар, хыялланган бәхетле киләчәк насыйп булмый. 

Икенче новелланың герое Зина, яраткан кешесе артыннан фронтка китә. Ул анда, санитар буларак, яу кырыннан яралы солдатларны ташый. Бик күпләрне үлемнән коткара. Ләкин үзе дә авыр яралана. Катлаулы операцияләр кичерә. Нәтиҗәдә, башкалар ярдәменнән башка бернәрсә дә башкара алмый торган аяксыз, кулсыз инвалид булып кала. Иосиф Зинаны госпитальдән эзләп таба. Аларның очрашкан минутларын караган тамашачының берәрсе битараф калган булса, аны таш бәгырьле кеше дияр идем. Тетрәндергеч мизгелләр! Күзләр үзләреннән-үзләре дымланды. Бәлки мин генә шундый халәт кичерәмдер дип, тирә-ягыма күз салдым: күпләр күз яшьләрен тыя алмаганнарын күрдем. Кешене кыйнап елатырга була, ләкин уйнап елату өчен ай-һай зур тырышлык, осталык, талант кирәктер?!

«Мария» новелласы Бөек Ватан сугышында чиксез батырлыклар һәм тугрылык күрсәтеп һәлак булган рус разведчигы Мария Васильева һәм антифашист, немец солдаты Отто Адам турында. Әлеге каһарман шәхесләр бернинди дәүләт бүләкләренә дә ия булмаган. Тик аларның батырлыгы халык күңелендә яши, ә халык хәтере — ул мәңгелек. Театр артистлары әлеге кыенлыклар аша узган Отто Адам һәм Мария Васильева кичергән коточкыч вакыйгаларны кыска вакыт эчендә ышандырырлык итеп тамашачыга ачып сала алды. Спектакльдән соң миңа шәһәребезнең аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов белән очрашырга туры килде. Газетага мәкалә язарга җыенуымны ишеткәч, ул да үз фикерен белдерде: новелланың сәхнәгә куелышын һәм артистларның уйнауларын югары бәяләде. 

Афәрин, артистларыбыз! 
Гомумән, мин үзебезнең Түбән Кама артистларының уеннарына мөкиббән. Булдыралар! Бу спектакльдә дә алар үзләрен югары дәрәҗәдә профессионал итеп күрсәттеләр. 

Тормыштагы озын вакыт аралыгында булган күренешләрне дә санаулы минутларга сыйдырып бетерә алганы өчен режиссерга да зур тырышлык һәм остлык кирәк булганын чамалыйм. 

Язмамның ахырында шунысын искәртәсе килә: яратып карадым мин спектакльне. Бәлки сәхнә әсәренең эшләнешен, аның куелышын тиешле бәяли дә алмыймдыр. Театр казанында кайнаган, сәхнәнең тамашачы күреп ияләнгән алгы ягын гына түгел, артын да бик яхшы белгән артист та, тәнкыйтьче дә түгелмен, нибары гади тамашачы гына бит. Ә менә залны тутырып килгән тамашачыларның бер вәкиле буларак, андагы халыкның күпчелеге кичергән хисләрне кичергәнмендер, дип уйлыйм. 

Спектакльне сәхнәгә куючы иҗатчылар: авторлар — Резеда Гобәева, Таһир Таһиров; режиссер, саунд-дизайнер — Айдар Җаббаров.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев