Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Кама районында ике ир-ат суга батучы кызларны коткарган

Бу хакта НТР 24 редакциясенә тамашачы сөйләде.

Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында ир-атлар суга батучы кызларны коткарган. Бу хакта НТР 24 редакциясенә тамашачы сөйләде.

Аның сүзләренчә, 27 мартта, 27 яшьлек ир-ат 61 яшьлек каенатасына кунакка килә. Кичен урамга чыгу белән, алар ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетеп ала. Ир-атлар шунда ук ярдәмгә ашыга.

Урынга килеп җитү белән, ирләр парк янындагы күлдә алты яшьләр тирәсендәге ике кызның суга төшүен күреп ала. Кызларның берсе боз астына киткән, ә икенчесе ярдәм сорап кычкыра башлаган. Тиз арада ирләр аларга ярдәмгә ташлана. Балаларны судан чыгарганда, яшьрәк ир үзе дә су астына китә башлый.

Ләкин бу вакыйга яхшы тәмамлана. Үтеп баручылар судагы кешеләргә ярдәм итә һәм батучылар коткарыла. 

«Рәис Юнысов һәм Фәрит Абдуллинга коткарып калган гомерләр өчен зур рәхмәт!» — дип яза Кама Аланында яшәүче.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев