Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Телефон караклары

Түбән Камада мошенниклар тозагына эләгүчеләр саны арткан. Соңгы көннәрдә телефон караклары ике кешене алдаган. Зыян күләме - 700 мең сум.

Зыян күрүчеләр сөйләвенчә, таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Имештер, әңгәмәдәшнең исеменә кредит алмакчы булалар. Моны булдырмас өчен трубканың теге ягында утыручы нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата. Алдакчы корбаннары барысын да үти һәм җыелган акчаларыннан колак кага.

"Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган. Шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итәсе килә - билгесез номерларга җавап бирмәгез, таныш булмаган затлар белән аралашмагыз. Карта номерларын чит кешеләргә әйтмәгез", - ди Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ксения Шәймарданова. 
 

Банк хезмәткәре булып шалтырату - полиция статистикасы буенча иң популяр алдау схемаларның берсе. Белгечләр игътибарлы һәм уяу булырга чакыра. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев