Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Театраль дәресләр

Үзләренең сәләтләрен күрсәтелләр. Түбән Камада театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен оештырылган «Атерлык осталыгы» һәм «Режиссура нигезләре» курсларын ябу тантанасы узды.

Сәхнәгә күптәннән ияләшкән осталар да дулкынлану хисен яшерә алмыйлар. Театр түгәрәкләре җитәкчеләре “имтихан тота”... Өч ай дәвамында алар “Актёрлык осталыгы” һәм “Режиссура нигезләре” серләренә өйрәнәләр. Дәресләрне Мәскәү укытучысы Олег Хрычёв алып барды. 

“Әлеге курсларда төрле театр түгәрәкләре җитәкчеләре, шулай ук Яшь тамашачы театры хезмәткәрләре катнашты. Алар бүген үзләренең чыгарылыш этюдларын күрсәтәләр", - ди Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбәрәкшина. 

Махсус курсларны 32 педагог үткән. Тыңлаучылар арасында – Казан, Яр Чаллы, Мөслим, Түбән Кама укытучылары. Фәнис Кадыйров 2 нче мәктәптә театр түгәрәге алып бара. Аның әйтүенчә, сәнгать дөньясына сәяхәт – һәрвакыт мавыктыргыч чара. 

Катнашучыларның чыгышларын “Созвездие-Йолдызлык” республика фестивале продюссеры Дмитрий Туманов та карарга килә. Аның әйтүенчә, курсларның максаты – укытучыларның һөнәри күнекмәләрен арттыру. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев