Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Театр атналыгының ачылышы

Елның төп мәдәни вакыйгасы. Бөтендөнья театр көнендә Түбән Камада театр атналыгына старт бирелде. Россия һәм Татарстанның танылган иҗат коллективларының чыгышларын шәһәрдәшләр өч мәйданчыкта күрә алачак.

Театр атналыгына рәсми рәвештә старт бирелә. Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләренең иҗат коллективларын көчле алкышлар белән сәламлиләр. Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Казан, Уфа, Түбән Кама, Минзәлә, Буа... 27 нче марттан 3 апрельгә кадәр танылган труппалар 16 спектакль һәм 1 концерт куячак. 

Масштаблы проектны Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры ачып җибәрә. Артистлар “Аксак” спектаклен куялар. Драма вакыйгалары бөтенләй бушап калган авылда бара. Аксак кушаматлы карт кара җаннар белән көрәшә. Йорт иясе Бичура белән сөйләшеп күңелен тынычландыра. Әсәр – буыннар бәйләнешен югалту турында. Төп рольне – театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев үзе башкара. 

Драма, комедия, концерт, балалар спектакльләре һәм музыкаль тамашалар - боларның барысын да түбәнкамалылар атна дәвамында өч мәйданчыкта күрә алачак: Халык иҗаты йорты, “Җәлил” комплексы һәм татар дәүләт драма театрында. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге проект киләчәктә театр фестивале булыр дип көтелә. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев