Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Новгородта – икенче мәртәбә

Узган шимбәдә Түбән Новгород шәһәрендә уналтынчы федераль Сабантуй үткәрелде. Аның төп оештыручыларыннан берсе бу юлы да Түбән Кама иде. Түбән Новгородта федераль Сабантуй инде икенче мәртәбә узды. Беренчесе 2005 елда булып, анысын да түбәнкамалылар оештырган иде. Шул ук «Локомотив» стадионында уздырылган Сабантуйга Түбән Камадан муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар...

Узган шимбәдә Түбән Новгород шәһәрендә уналтынчы федераль Сабантуй үткәрелде. Аның төп оештыручыларыннан берсе бу юлы да Түбән Кама иде.
Түбән Новгородта федераль Сабантуй инде икенче мәртәбә узды. Беренчесе 2005 елда булып, анысын да түбәнкамалылар оештырган иде. Шул ук «Локомотив» стадионында уздырылган Сабантуйга Түбән Камадан муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге зур делегация - артистлар, ярышларны оештыручылар һ.б. барды. Бәйрәмгә Россиянең 47 төбәгеннән татарлар җыелган иде. Сабантуйны ачу тантанасында халыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев һ.б. котлады.
Бәйрәмнең концерт прог-
раммасында шәһәребез-нең «Нардуган» җыр һәм бию ансамле, шулай ук, башка сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар да катнашты. Түбән Кама мәйданчыгында Сабантуй кунакларын шаккатырырдай нәрсәләр күп иде: чын татар авылы, хәтта ягылган мунчага кадәр бар иде.
Сабантуйның төп мәй-данында оештырылган татарча көрәш бәйгесендә җиңүче дип хуҗалар вәкилен - Түбән Новгородтан Рөстәм Садыйковны игълан иткәннәр. Баш батыр исеме өчен финал ярышында 85 килограммлы Садыйков Казаннан Фәрхәт Фәйзуллин белән бил алышкан (анысының авырлыгы - 126 килограмм). Түбән Новгород спортчысы татарча көрәш кагыйдәләрен берничә мәртәбә тупас бозса да, моны «күрмичә», аннан «җиңүче» ясаганнар һәм «Фольксваген Поло» автомобилен тапшырганнар.
Ахырдан федераль Сабантуйларның чираттагы «башкала»сы игълан ителде. Киләсе елда Россия күләмендәге иң зур милли бәйрәмебез Астрахань шәһәрендә узачак. Һәм аны оештыруны да Татарстан Президенты Түбән Камага ышанып тапшырды.
Фотоларда: мәйданда -
биючеләр; көрәшчеләр бил алыша; көн кызу булса да, тамашачылар әмәлен таба.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X