Татарстанда коронавирус белән авыручы 9 кешене ачыклаганнар
9 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда COVID-19 авыруының 9 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Оператив штаб хәбәр итә.
Алар барысы да Татарстан Республикасында яшәүчеләр.
Казанда – 4, Яр Чаллыда – 3, Әлмәт районында - 1, Биектау районында - 1 очрак.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшьтән 30 яшькә кадәр – 2;
30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 4;
50дән 60 яшькә кадәр – 3.
Ике кеше чит илдән кайтучылар, 7 кеше авырулар белән якын элемтәгә кергән.
Шулай итеп, республикада барлыгы 50 очрак расланган.
Гомумән Россия буенча авырулар саны 10 131 кеше тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев