Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Ташландык хәлдәге бинаны сүтә башлаганнар

Түбән Камада элеккеге хастаханә бинасын сүтә башладылар. Сүз Актүбә урамында урнашкан 5 нче номерлы дәвалау корпусы турында бара.

Кечкенә эскаватор рулендә - Дмитрий Матвеев. Ир-атка җаваплы эш йөкләнгән - элеккеге дәвалау корпусын сүтү. Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе зур. Шулай да, 3 нче каттагы биеклектән бераз курку хисе бар, ди белгеч.

Әлеге бина 54 ел элек төзелгән. Монда төрле медицина учреждениеләре эшләгән. Хастаханә, бала тудыру йорты, репродукция һәм гинекология бүлекләре... 2015 нче елда объектны “Рубаха” үзәгенә бирмәкче иделәр. Тик төзекләндерү эшләре башланды да, тәмамланды. Нәтиҗәдә, бина ташландык хәлдә калды. Тирә-якта яшәүчеләр мондый күршелеккә бер дә шат түгел.

"Бөтен кеше шушыннан йөри. Хастаханәгә баралар. Эшкә йөриләр. Бигрәк ямьсез. Мин үзем дә эштән кайтканда карап китәм. Нинди матур бина иде, юкка чыгардылар", - ди Гөлфия Шиһапова. 

Бинаны махсус комиссия җентекләп тикшереп чыга. Техник бәяләмә нигезендә, авария хәлендә дип танылган объектны сүтү турында карар чыгарыла. 

"Хәзер демонтаж эшләре алып барыла. Алар 1 нче июньгә кадәр тәмамланырга тиеш. Әлеге урында нинди объект төзеләчәге билгеле түгел", - ди Түбән Кама  муниципаль районы Башкарма комитетының шәһәр төзелеше сәясәте идарәсе җитәкчесе Алсу Әхмәдиева. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев