Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тарихи бина

Түбән Каманың тарихи мирасы - Стахеевлар утарының киләчәге бармы? Красный Ключ бистәсендә яшәүчеләрне әнә шул сорау борчый. Халык белдерүенчә, ике катлы бина ташландык хәлдә.

Кайчандыр чәчәк аткан Стахеевлар утары нык “картайган”. Дивардагы буяу өслеге өлешчә кубып төшкән, кирпечләр ишелгән, ишек-тәрәзәләре кадаклап куелган. Янгын да шактый зыян китергән. Түбән Каманың тарихи архитектура истәлеге булган бинага күз яшьләрсез карап булмый, ди Красный Ключ бистәсенең иң өлкән яшәүчеләрнең берсе Зинада Храмова.

"Бик матур йорт иде. Шуңа карап сөенеп йөрдек. Элек анда клуб, балалар бакчасы булган, минем улым да шунда йөрде", - ди Зинада Храмова.

Тарихи объект 19 нчы гасырда төзелгән. Анда танылган сәүдәгәр Иван Стахеевның кызы Александра һәм аның тормыш иптәше Василий Чикин яшәгәннәр. Хәзерге вакытта Стахеевлар утары Түбән Кама мәдәният идарәсе карамагында. Белгечләрнең максатлары - тарихи бинага яңа сулыш өрү.

Төзекләндерү өчен аерым проект кирәк. Аның бәясе – 10 миллион сум. Тарихи корылманы торгызу өчен 200 миллион таләп ителә. Бу эшләрне дәүләт ярдәм белән генә башкарып булачак. Хәзер мәдәният идарәсе хакимият белән берлектә Россия мәдәният министрылыгы белән сөйләшүләр алып бара. Максатлары - реконструкцияләү программасына эләгү.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев