Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Шаярудан узды

Шәһәрнең идарәче компанияләре тораккоммуналь хезмәтләрен вакытында түләп баручыларга рәхмәтле. Шуның белән беррәттән, бурычлыларны кисәтә: эш җитди борылыш алырга мөмкин. Шуңа бер мисал. Күптән түгел суд коммуналь хезмәтләр буенча 400 мең сумга якын бурычы булган бер гаиләне фатирыннан чыгару турында карар кабул итте. Югыйсә, бу гаиләгә кисәтүләр бер тапкыр гына ясалмаган....

Шәһәрнең идарәче компанияләре тораккоммуналь хезмәтләрен вакытында түләп баручыларга рәхмәтле. Шуның белән беррәттән, бурычлыларны кисәтә: эш җитди борылыш алырга мөмкин.
Шуңа бер мисал. Күптән түгел суд коммуналь хезмәтләр буенча 400 мең сумга якын бурычы булган бер гаиләне фатирыннан чыгару турында карар кабул итте.
Югыйсә, бу гаиләгә кисәтүләр бер тапкыр гына ясалмаган. Күршеләре сүзләренчә, фатирда
яшәүче кызлар дуслары белән спиртлы эчем-лекләр кулланалар, төне буе бәйрәм итәләр, шул рәвешле аларның тынычлыгын бозалар. Бурычлары күп булуы аркасында, бу фатирның канализациясен дә япканнар икән. Хәзер алар йомышларын
подъездда гына башкара. Гадәттә, мондый гаиләләргә кечерәк мәй-данлы торак бирәләр, ә бу юлы суд андый карар чыгармаган. 7 көн эчендә фатирда яшәүче әти кеше һәм аның ике кызы суд карарын инкарь итә алган, тик алар хәлнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлап бетерми булса кирәк. Закон буенча бу фатир башка гаиләдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларга тиеш.
Тагын шунысын да әйтеп китик: хәзер коммуналь хезмәтләр буенча бурыч турында кәрәзле телефон аша искә төшерергә мөмкиннәр. Татарстан приставларының мәгълүмат хезмәте әҗәтлеләрне кисәтүнең автоматлаштырылган системасы кулланышка керә, дип хәбәр итә. Туган ситуациягә ачыклык кертү өчен, робот кешегә УФССПның Татарстан Республикасы буенча сайтының башкарма эшләр банкына керергә яки үзе яшәгән районның суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев