«Шартлау куркынычы юк»
4 мартта 9.50 сәгатьтә янгын сагына «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән.
Завод ягыннан чыккан кара төтенне шуннан узган машина йөртүчеләре дә төшереп алып, социаль челтәрләргә урнаштырды.
Компаниянең матбугат хезмәте белдерүенчә, ут изопрен-мономер заводында чыккан. НТР телеканалы хәбәрчеләре исә янгынның 1815 нче цехта чыгуын ачыклаган.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе мәгълүматы буенча, предприятиедә агып чыккан продукт яна башлаган. Ялкынны сүндерүгә өч лафет һәм өч күбекле көпшә кулланылган. 10.18 сәгатьтә утны сүндергәннәр.
Урынга шәһәр прокуроры Ольга Купова һәм аның урынбасары Руслан Миңнебаев барып, сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү оештырганнар.
«Түбән Кама Нефтехим» матбугат хезмәтеннән: «Шартлау һәм атмосферага зыянлы матдәләр чыгу куркынычы юк», – дип хәбәр иткәннәр. Җиһазлар куркынычсызлык режимына күчерелеп, булган хәлне тикшерү өчен оператив штаб оештырылган.
Фото: https://ntr-24.ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев