Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Шәхси кабул итү

Күп балалы гаилә ярдәм сорады. Тынычлык проспектындагы 52 нче йортта яшәүче тротуарга машиналарын куючыларга зарланды. Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр... Түбән Кама мэры шәхси кабул итү үткәрде.

Илназ Хәбиров Түбән Кама мэрына борчыган мәсьәләсе белән килә. Аның сөйләвенчә, Тынычлык проспектындагы 52 нче йорт ишегалдында тәртипсезлек хөкем сөрә. Моңа машина йөртүчеләр гаепле. Баксаң, алар үзләренең корыч атларын тротуарга менгереп куялар. Ир-ат әлеге урынны койма белән уратып алырга кирәк, дип саный.

"Шәһәр мэры белән сөйләштек. Барсын да аңлатты. Безнең йорт яшәүчеләре тротуар һәм газон өстенә машиналарын куймасыннар иде", - ди Илназ Хәбиров. 

Торак мәсьәләсе, торак-коммуналь хуҗалыгы, юллар... Ачыктан-ачык сөйләшүдә 5 сорау каралды. Һәрберсенә – җавап бирелде. Әйтергә кирәк, Түбән Кама мэры шәһәрдәшләрне шәхси сораулар буенча айга бер тапкыр кабул итә. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе һәркем өчен ачык. Моның өчен Студентлар урамындагы 9нчы йортка килергә яисә 39-17-17 телефон номерына шалтыратып, алдан язылып куярга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев