Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

«Шәп блогер» проекты

Социаль челтәрләрдә язылучыларны ничек арттырырга? Эчтәлекле постлар урнаштыру серләре. Кызыклы лайфхаклар. Татарстанның танылган блогерлары әнә шул хакта сөйләде.

  Илдар Идрисов социаль челтәрләрдә киң танылу алган блогер. Аны дистәләгән мең кеше күзәтә. Өйдән түбәтәйсез чыкмый торган егет яшүсмерләргә татарча контент булдыру, сторислар төшерү турында сөйли. Лайфхаклар белән уртаклаша. Практик дәресләр медиа лабораториядә уза. 

"Көчле блогер - ул шәхес булырга тиеш. Ул курыкмаска тиеш. Хейптан, кирәкмәгән комментарийдан. Ул белергә тиеш нәрсә турында төшерергә, нәрсә турында сөйләргә кирәклеген, камерадан курыкмаска тиеш", - ди блогер Илдар Идрисов.

 Блогерлар десанты Б. Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучыларына осталык дәресе үткәрә һәм “Шәп блогер” медиамәктәбе турында сөйли. Проект – Татарстанда игълан ителгән милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана. Анда - 14 яшьтән 35кә кадәрге кешеләр катнаша ала. Хәзер гаризалар кабул итү бара. 

"“Без чакырдык әлеге проектка катнашырга 5 милләт вәкилен: татар, рус, мари, удмурт, керәшен, чуваш. Хәттә 6 булып чыга. Без Татарстанның күп кенә шәһәрләренә барып, аңлату эшләрен алып барабыз", - ди "Ялкын" журналы баш мөхәррире, "Шәп блогер" проекты җитәкчесе Илназ Фазуллин.  

   Блогер буласың килсә, “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Медиа-школа.“Шәп блогер”.Татмедиа” төркеменә языл һәм гариза тутыр. Ә блогерлар десанты юлга кузгалды. Алдагы маршрутлары – Казан, Актаныш һәм Әлмәт районнары. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев