Саксызлыкмы, әллә махсус зыян итәләрме?
Узган атна ахырында янгыннар күп булды. Янгын сүндерүчеләрнең кисәтүләренә карамастан, кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми.
200 гектарга зыян салынган
Болыннар, тау битләре, урман... Якшәмбе көнне Кызыл юл урманчылыгы янган. Ялкынны сүндерүдә шәһәрдән янгын расчетлары, урманчылык хезмәткәрләре, Шәңгәлче һәм Каенлы авылы кешеләре һ.б. катнашкан. Ялкынны су белән дә, көрәк белән дә сүндергәннәр.
Янгын турында иртән билгеле була. Биклән урманчылыгы мастеры Федор Макаров әйтүенчә, үз гомерендә аның мондый афәтне беренче күрүе. Хәтта 2010 елда чыккан янгын да моның кадәр үк куркыныч булмаган.
– Элек җирләр эшкәртелгән. Кешеләр мал-туар асрагач, печән әзерләгәннәр. Хәзер терлек тә асрамыйлар. Үлән коры, җитмәсә биек тә. Җиле дә көчле. Әлбәттә, янгын чыгуда кешеләрнең гаебе зур: я балалар ут белән уйный, я олылар игътибарсыз кылана, – ди ул.
Янгын сүндерүдә Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов тә катнашкан.
– Пай җирләре һәм тау битләре янды. Барлык резервлар ярдәмгә килде. Янгын сүндерү машиналары инде берничә мәртәбә су китерде. Ә менә «КамАЗ»лар бу юллардан йөри алмый, – дип аңлатты ул. – Бәхеткә, Шәңгәлче һәм Каенлы авыл җирлекләренә куркыныч янамый.
Ялкын аланда гына түгел, урманда да үзен хуҗаларча тоткан. Җирдә – кипкән үлән. Аның буенча агачка үрләр өчен күп вакыт кирәкми. Якындагы күптән түгел генә утыртылган чыршылар «посадка»сы тулысынча янып беткән.
Янгынны кичке сәгать бишләр тирәсендә генә сүндергәннәр. Ут 200 дән артык гектар мәйданга зыян салган.
Чүп яндырганнар
Түбән Камада «Борок авылында көчле янгын чыккан, өйләргә кадәр янган», – дигән хәбәр таралды. Кайбер кешеләр ерактан ук күренеп торган кара төтенне фотога һәм видеога төшереп, интернетка урнаштырганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җомга көнне Борок авылында чүп-чар янган. Бәхеткә, ялкын йортларга җитә алмаган. Чүп өеме 30 метр ераклыкта урнашкан. Өстәвенә, авыл тирәсендәге мәйдан, ялкынны якын китерми торган махсус минраллар кушып, сөрдерелгән.
Урынга «Каенлы» ирекле янгын сүндерүчеләр командасы һәм Сухраудагы аерым пост хезмәткәрләре килеп җиткән. Ялкынны тиз арада сүндергәннәр. Янгын күзәтчелеге инспекторы гаеплене дә ачыклаган. Шул ук авылда яшәүче ир тәмәке төпчеген сүндермичә, чүп өеменә ташлаган булган. Аңа карата административ беркетмә төзелгән. Гаепләнүче ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр штраф түләячәк. Шундый ук очрак Прости авылында да теркәлгән.
Ташландык бакчалар куркыныч
Узган атнада шәһәр янындагы бакчачылык ширкәтендә бер бакча тулысынча, икенчесе яртылаш янган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ялкынга каршы күрше бакчалардагы пенсионерлар көрәшкән. Зыян килгән бакчаларның хуҗалары биредә күптән күренми икән. Кишәрлекләрдә чүп-чар һәм кипкән үлән күп, шуңа күрә аларга ут бер мизгелдә диярлек кабынган. Якын-тирәдә ташландык бакчалар шактый. Шуңа күрә янгын куркынычы бик зур. Тикшерү бара. Гаепле кешегә җәза биреләчәк.
«Шинник» бакчачылык ширкәтендә, эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда 66 яшьлек иргә ут капкан. Куллары һәм аяклары (тәненең 30 проценты) пешкән пенсионерны дәваханәгә озатканнар. Ул үзе генә түгел, бакчасы да шактый зыян күргән.
Кагыйдәләрне балаларга да өйрәтегез
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кисәтә:
– алкогольле эчемлекләр белән мавыкмагыз;
– төзек булмаган электр үткәргечләр кулланмагыз, электр җылыткычларыннан файдаланганда сак булыгыз;
– кабызган электр һәм газ җиһазларын күзәтүсез калдырмагыз;
– балаларны үзләрен генә квартирларда яки бүлмәдә бикләп калдырмагыз. Янгын чыкса, алар үзләре чыга алмаячак. Аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтегез: ут белән уйнарга ярамавын, янгын чыкса, тиз арада бүлмәдән яки квартирдан чыгарга һәм «112» номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Истә тотыгыз: янгын бервакытта да үзеннән-үзе чыкмый. Төп сәбәбе – гамьсезлек һәм игътибарсызлык. Исерек вакытта кеше үз-үзен контрольдә тота алмый һәм үзенә генә түгел, хәтта якын-тирәдәге кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев