Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Рөстәм Миңнеханов килеп китте

Узган чәршәмбедә шәһәребезгә эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район үзәк дәваханәсенең узган көздә ачылган 2нче поликлиникасын карап чыкты, тикшерү бүлегенең яңа төзелгән бинасын ачу тантанасында катнашты һәм шәһәр судының яңа бинасы төзелә торган урында да булды. 2нче поликлиникага Президент республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм...

Узган чәршәмбедә шәһәребезгә эш визиты белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул район үзәк дәваханәсенең узган көздә ачылган 2нче поликлиникасын карап чыкты, тикшерү бүлегенең яңа төзелгән бинасын ачу тантанасында катнашты һәм шәһәр судының яңа бинасы төзелә торган урында да булды.
2нче поликлиникага Президент республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында килде. Биредә ул ЭКГ, флюорография һәм рентгенодиагностика, дәвалау физкультурасы, механотерапия кабинетларын карап, белгечләр белән аралашты. Сәламәтлек саклау министры билгеләп үткәнчә, бу поликлиника - Татарстанда иң зурлардан берсе, биредә заманча медицина хезмәте күрсәтелә, иң катлаулы операцияләр башкарыла. Ләкин кадрлар проблемасы бар, терапевтлар, педиатрлар, анестезиологлар, реаниматорлар һ.б. белгечләр, шулай ук, «ашыгыч ярдәм» табиблары һәм акушер- гинекологлар җитми. Түбән Кама җитәкчелеге, бу проблеманы хәл итү өчен, читтән килгән белгечләрне торак белән тәэмин итү чарасын күрә. Рөстәм Миңнеханов, сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итүне яхшырту өчен, үзенең кыйммәтле киңәшләрен бирде.
Аннан соң дәрәҗәле кунаклар Түбән Кама тикшерү бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасына юнәлделәр. Президент белән бергә, анда муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, республика тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Россия дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин да катнаштылар. Моңа кадәр тулай торак тибындагы бинада прокуратура һәм шәһәр суды белән бергә урнашкан тикшерү бүлегенең хәзер яңа адрес буенча (Шинчылар урамы, 40нчы йорт) аерым иркен бинасы бар. Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Билаловны һәм аның барлык хезмәткәрләрен «өй туе» белән котлап, җинаятьчелеккә каршы көрәштә яңа уңышлар теләде.
Бу тантанадан соң, Президент һәм аны озатып йөрүчеләр Шинчылар урамындагы төзелеш мәйданчыгын барып карадылар. Биредә шәһәр судының биш катлы яңа бинасы төзелә. Федераль максатчан программа нигезендә, бу төзелешкә 270 миллион сумнан артык акча бирү каралган. Түбән Кама судьялары 2018 елда «өй туе» уздырачаклар, дип планлаштырыла.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев