Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Планнарны җимергән шартлау

Египетка (Мисыр) самолет очышлары туктатылуына бәйле рәвештә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хөсәенов Түбән Камадагы туристлык агентлыклары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Мәгълүм булганча, 31 октябрьдә Египетның Шарм-Эль-Шейх аэропортыннан Санкт-Петербургка кайтырга чыккан самолет күктә шартлап, 224 кешенең гомере өзелүгә китергән фаҗига сәбәпләре арасында, багаж белән бергә шартлаткыч керткәннәр, дигән...

Египетка (Мисыр) самолет очышлары туктатылуына бәйле рәвештә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хөсәенов Түбән Камадагы туристлык агентлыклары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Мәгълүм булганча, 31 октябрьдә Египетның Шарм-Эль-Шейх аэропортыннан Санкт-Петербургка кайтырга чыккан самолет күктә шартлап, 224 кешенең гомере өзелүгә китергән фаҗига сәбәпләре арасында, багаж белән бергә шартлаткыч керткәннәр, дигән версия өстенлек итә. Шуңа күрә, хәзер, Египетта ял иткән кешеләрне алып кайтканда, самолетларга багажларын кертмиләр. Багажлары МЧС самолеты белән Мәскәүгә җибәреп тикшерелгәч кенә, хуҗаларына почта аша озатылачак.
Болары хәл ителер, ә менә Египетның Кызыл диңгез буендагы отельләрендә ял итәргә ниятләп, путевкалар сатып алган килеш бара алмый калган кешеләр белән исәп-хисап ясау мәсьәләсе авыр икән. Андый «коры калган» туристлар күп (шул исәптән, безнең Түбән Камада да), чөнки Египет, барлык башка чит илләр белән чагыштырганда, ял итәргә баручылар саны буенча беренче урында иде, бигрәк тә, анда иң яхшы сезон булган шушы айларда. Туристлык агентлыклары бара алмый калганнарның акчаларын болай гына кайтарып бирә алмый, чөнки акчалары инде бездән киткән...Кайбер агентлыклар андыйларга, Египет урынына Анталиягә (Төркия) барырга тәкъдим итеп караган, ләкин риза булучылар бик аз, чөнки Төркиядә хәзер салкын, диңгездә коенып булмый. Ә хәзерге вакытта җылы булган Тайланд, Һиндстан, Вьетнам кебек илләрдәге туристлык отельләре бик кыйм-мәтләнгән (бизнес дигәнең рәхимсез, аның максаты - мөмкин кадәр күбрәк табыш алу гына). Турфирмаларның кайберләре алданган туристлар алдында вакытлыча бурычлы булып торырга, түләнгән акчалары исәбеннән киләсе елда ялга җибәрергә тәкъдим итә икән. Әмма тегеләре моңа да риза булырга ашыкмый, чөнки, әйтик, кайбер гаиләләр чираттагы ялларының бер вакытка туры килүен берничә ел көткән...
Ни генә булса да, үзләренең тормышлары өчен куркыныч тумаганына шөкер итәргә кирәктер. Ә акчаларын, иртәме-соңмы, барыбер кайтарырлар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хөсәенов шәһәребездәге туристлык агентлыклары җитәкчеләренә бу мәсьәләне хәл итү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә кирәк булуын искәртте.
 
Фотода: «Әйдә, малкай, кайтыйк, Россия туристларын тиз генә күреп булмас инде...».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев