Нигә кеше табигатькә дошман?
Түбәнкамалылар табигать нигъмәтләрен җыйганда шәһәрдән ераграк булган урман-кырларны сайлыйлар. Янәсе, экологик чиста әйбер ашыйсылары килә. Әллә кая барып та йөрмәсләр иде бәлки, шәһәргә якын урман-кырларда җиләк түгел, чүп өемнәре генә үсә.
Әлеге дә баягы...
«Чүп турында язып туймадыгызмы?» диючеләр булыр бәлки. Нишлисең, Корабельная Рощада булсынмы ул, Дмитриевка ягындамы, Кызыл Чишмә урманындамы – аерма юк, урманга кереп метр ярым ара узуга, чүп өеменә абынасың. Һәм ниләр генә күрмисең бу чүплекләрдә: иске савыт-саба, полиэтилен пакетлар, хәтта бәрәңге кабыклары, иске лампочкалар да аунап ята. Каян килә урманга шулкадәр чүп?.. Казаннан китерәләрме, авылларда яшәүчеләр шулай тәртипсезләнәме? Юк билгеле, түбәнкамалылар шулай «ярата» табигатьне.
Урманчылар, шәһәребезнең экологик торышына битараф булмаган түбәнкамалылар әледән-әле өмәләр оештырып, чистартсалар да, болай гына чүп өемнәрен бетереп булмый шул. Кешеләр табигатьне пычратуны гадәти эш дип санаганда, өемнәр кимеми, арта гына бара.
Түбән Кама тирә-ягының әкренләп пычракка батуына табигатьне саклау буенча инспектор Эдуард Иванов нык борчыла.
– Табигатебезнең шулай ямьсезләнүенә йөрәгем сыкрый. Нигә кешеләр урманга чүп ташуларын аңлый алмыйм, – ди ул. Аның уйлавынча, урманнарга керә торган юлларга, фотойозаклар куеп чыгарга кирәк.
Кешеләр хайваннардан өстен, диләр
Урманның төрле чүп-чар белән тулуы табигатькә зур зыян сала. Кыргый хайваннар шул өемнәрдәге полиэтилен пакетларны ашап агуланган очраклар да булган.
– Әледән-әле өмәләр оештырып урманны чистартып торабыз. Күптән түгел генә урманга ташлап калдырылган тәгәрмәчләрне полигонга чыгардык. Тик безнең хезмәткәрләр штаты кечкенә, алар һәр кеше артыннан карап йөрергә өлгермиләр. Әлегә кеше урман-кырларны пычратуын дәвам итә икән, без генә берни эшли алмыйбыз, – ди Түбән Кама урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Радмир Гәрәев. Дөрес бит, кеше акылы буенча хайваннардан күпкә өстен булса да, әлегә киресенчә. Бары тик адәми зат кына үзе яшәгән тирәлеккә шулай төкереп карый.
Экологлар табигать пычракка бата дип борчылганда, Түбән Каманың 36 нчы микрорайонында яшәүчеләр законсыз чүплектән зарлана. Бу микрорайонда үз йортлары белән яшәүчеләр чаң суга: инде яздан бирле шәхси хуҗалыкларга якын чокырга зур йөк машиналары чүп ташый. «Соңгы араларда чокырга керәшәләр, карлыгачлар оя кормавының сәбәбе дә шул тирә-якны чүпләүдә», ди микрорайонда яшәүчеләр. Шулай шул, кошлар да яратмый шапшаклыкны. Алар, ичмасам, ирекле. Бу урын ошамаса, башка җирдә оя кора. Ә үз көчләре белән йорт корып чыккан түбәнкамалыларга нишләргә, кая барырга?
Хуҗасы кем? Үзебез!
Наталья Мещерякова әйтүенчә, бу урынга инде апрель аеннан бирле йөк машиналары бертуктаусыз нидер ташый.
– Без шәһәр читендә үз көчебез белән йорт салганда тынычлыкта, саф һава сулап яшәрбез дип уйлаган идек, – дип дәвам итә Галина Якина – Ә күргәнегезчә, бу микрорайонда ни юллар, ни чисталык, ни уңайлыклар юк. Әйтерсең, без шәһәргә кермибез.
Кайберәүләр монда Прости авылы янындагы янмый калган тәгәрмәчләрне ташымыйлармы икән, дип шикләнә. Аларның борчылулары урынсыз. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов:
– Прости авылындагы чүплек калдыклары төягән һәр КамАЗ махсус тикшерү үтә. Аларның читкә китүе мөмкин түгел, – дип җавап бирде.
Бу рөхсәтсез оештырылган чүплек хакындагы мәгълүматны микрорайонда яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә дә юллаганнар. Идарәнең өлкән белгече Диләрә Хәмидуллина:
– Әйе, күрсәтелгән урында дөрестән дә рөхсәтсез чүплек ясалган. Әлегә тикшерү бара. Гаеплеләр ачыкланган очракта аларны йөз мең сумга кадәр штраф көтә, – дип җавап бирде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Дөрестән дә, кешеләр соңгы елларда бик тәртипсезләнде: теләсә кая чүп ташлый, үзара хөрмәт дигән нәрсә турында әйтмим дә инде. Беребез дә бит фатир уртасында чүп җыеп ятмый. Ә «хуҗасы юк», дип урманга, чокыр-чакырга теләсә нәрсә ташларга ярыймы? Бар бит ул җирләрнең хуҗасы, бар! Без үзебез хуҗа аларга. Бездән соң киләсе буыннар да урманга саф һава суларга йөри алсын, табигатьтә үскән керпе-куянны күрсен, күгебездә тургайлар сайрасын, карлыгачлар очсын дисәк, кичекмәстән тирә ягыбызны пычратудан туктарга кирәк.
Илһамия Гаффарова
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев