Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Милләтләр дуслыгы

Түбән Камада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын тантаналы төстә ачтылар. Халык иҗаты йорты янында “Милли мәдәниятләр мозаикасы” фестивале гөрләп узды.

Дуслык бәйрәмендә төрле милләт вәкилләре әзерләгән татлы ризыктан теләге булган һәркем авыз итә алды: татарлар җәйге табигатьнең барлык шифасын, тәмен үзенә сеңдергән үләнле чәй һәм милли ризыклар белән сыйласа, үзбәк һәм таҗиклар ачык утта пылау пешерде, марийлар – квас әзерләде. Түбән Камада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы рәсми рәвештә ачылды. Тантана – Халык иҗаты йорты янында узды. “Мили мәдәниятләр мозайкасы” фестивале төрле милләт вәкилләрен бер мәйданчыкта җыйды.

"60 ел элек шушы җирлеккә килеп, беренче кадак кагып, бүген инде Республика гына түгел, Россия, дөнья күләмендә танылган шәһәрләрне төзегән һәр милләтнең эзе бар. Минем рәхмәт әйтәсем килә, тату булып, бердәм булып эшләүнең нәтиҗәсе бүген яшәгән матур шәһәребез", - ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барды. Сәхнәдә – җирле артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев