Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Үлем өчен – шартлы рәвештә

Шәһәр судында бригадирга карата карар чыгарылды. Аның гаебе белән яшь ир һәлак булган.

Залдагы яшь хатын тыела алмыйча елый, үзе – тол, ике һәм алты яшьлек ике сабый ятим калды. Ире узган ел эш эзләп, «Нефтехим» коллекторындагы төзелеш мәйданчыгына килгән. Якындагы зур чокыр эчендә ни булганын карамакчы булган. Подрядчылар андагы тимер ныгыткычларны сүтеп алганнар, әмма саклаучы киртә куймаганнар. Нәтиҗәдә, чокыр кырыендагы җир убылып, 30 яшьлек ир аска төшеп киткән һәм өстенә ишелгән туфрак астында җан биргән.
Җәзага төзелеш өчен җаваплы булган бригадир тартылган. Ул үз гаебен танып, тол хатынга матди зыянны түләгән. Зыян күрүче җинаять эшен туктатуларын сорап, судта: «Җәза бирмәвегезне сорыйм, иремне барыбер кайтарып булмый», – дисә дә, дәүләт гаепләүчесе килешмәгән һәм бригадирны төрмәгә утыртуларын сораган. Нәтиҗәдә, суд карары буенча, гаепләнүче ике елга шартлы рәвештә хөкем ителгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев