Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кыш озату бәйрәме

Меңләгән коймак пешерделәр, самовардан кайнар чәй белән сыйландылар, карачкы яндырдылар. Түбәнкамалылар “Май чабу” бәйрәмен билгеләп үттеләр.

  Менә шулай җыр-биюләр белән түбәнкамалылар кышны озатып, кояшлы язны каршы алалар. Бәйрәмдә олысы да, кечесе дә бик теләп катнаша - ике зур түгәрәк ясап, әйлән-бәйлән йөриләр. Биеклектән төшерелгән кадрларда "Май чабу"ның иң кызган чагы.

   "Май чабу" бер атна дәвам итә. Һәр көннең үз исеме һәм мәгънәсе бар. Соңгысын - халык зурлап билгеләп үтә. Язны каршылау бәйрәме - коймаксыз буламени? Кояш кебек түгәрәк камыр ризыгын урамда ук пешерәләр. Һәр останың үз рецепты. Күчтәнәчтән теләге булган һәркем авыз итә алды. 

"Түбәнкамалыларны бәйрәм белән котлыйбыз. Китапханәчеләр исеменнән балаларга тәм-томнар таратабыз. Изге теләкләр теләп калабыз", - ди Айгөл Гыйльманова. 

 Сәхнәдә театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Артистлар “Май чабу”ның гореф-гадәтләре белән таныштырды, коллективлар җыр-биюләре белән халык күңелен күрде. Балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.

  Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамлана. Халык сынамышлары буенча, аннан калган көл җил белән таралып мул уңыш һәм бәхет алып килә. Әлеге бәйрәмнән соң православие динен тотучылар өчен Бөек пост башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X