Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Көтелгән ремонт

Яңа корпуслар, заманча сыйныфлар, коворкинг зоналары. “Алмаш” укыту-тренировка базасын зур төзекләндерү көтә.

Балаларның шат тавышлары әллә кайдан ишетелеп тора. Түбән Кама мэры көн дә очрап тормый бит! Бүген Рамил Муллин җитәкчелегендәге эшче төркем “Алмаш” базасын карап чыкты. Делегация төзекләндерү буенча фикер алышты.  

“Безнең максатыбыз – җәйге чорда эшли торган балалар лагерен төзекләндерү. Яшь спортчылар өчен уку үзәген оештыру" - ди Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин. 

Түбән Кама мэры билгеләп узганча, “Алмаш”  укыту-тренировка базасы тулысынча яңартылачак. 90 балага исәпләнгән ике яңа корпус төзеләчәк. Калган корылмалар да калачак. Алар 100дән артык кешене сыйдыра алачак, дип көтелә. Заманча комплекс ел әйләнәсе эшлиячәк. Ял итүчеләр өчен футбол кыры, чаңгы шуу һәм йөгерү өчен урыннар әзерләнәчәк. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев