Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Көтелгән ремонт

Түбән Камада игълан ителгән сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы «Дружба» спорт комплексын яңартудан башланачак. Ул – тарихи биналарның берсе. Биредә нәфис гимнастика һәм башка спорт төрләре секцияләре эшли. Үзәктә көн дә 250ләп бала шөгыльләнә. 40 ел элек торгызылган бина быел тулысынча яңартылачак.

Бина гына түгел, әйләнә-тирә дә –  матур, спорт комплекска керү урыны  - уңайлы,  машина кую мәйданчыклары җитәрлек булырга тиеш. Рамил Муллин җитәкчелегендәге махсус комиссия “Дружба” комплексында башланачак эш планы буенча фикер алыша. Делегация вәкилләре проектны җентекләп тикшерә. 

Түбән Кама мэры билгеләп узганча, “Дружба”  комплексы - шәһәрнең спорт үзәге булырга тиеш. Биредә булачак спорчылар гына түгел, сәламәт тормыш рәвешен алып баручы түбәнкамалылар да шөгыльләнә. 40 ел элек торгызылган бина быел тулысынча яңартылачак. Эре предприятиеләренең берсе Түбән Камага шундый бүләк ясый. 

Ремонт эшләре февральдә башланып, заманча комплексны августта кулланышка тапшырырга планлаштыралар, дип билгеләп үтте Рамил Муллин. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев