Кош гриппы
Татарстанга кош гриппы керү куркынычы әле дә бар. Чөнки яз җитүгә туган якларына күчмә кошлар әйләнеп кайта башлый. Ә алар, күбрәк кыргый каз-үрдәк, авыруны таратучылар булып санала. Шуңа күрә, бу авыру хакында тагын бераз исегезгә төшереп китәбез.
Кыргый кошлар организмы, йорт кошларыныкына караганда, әлеге вируска чыдамрак. Ә авыру йорт кошларына йокса, аларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Кош гриппы ризык яки су аркылы, шулай ук авыру кошлар белән турыдан-туры элемтәдә булганда, һава – тамчы юлы белән дә күчәргә мөмкин.
Хуҗалыгында кош-корт тотучылар бу авыруның беренче билгеләрен белергә тиеш. Кошлар йомырка салудан туктый, температурасы күтәрелә, хәрәкәтләре авырлаша (дискоординация), тышкы тавышларга реакция югала, азыктан һәм судан баш тарта, борын тишекләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, эче китә. Кош гриппының инкубацион аралыгы 20-30 сәгатьтән алып, ике тәүлек булырга мөмкин. Чирле кошны башкаларыннан аерырга, кыргый кошлар белән контакт булдырмаска, кошлар асрый торган территорияне һәм корылмаларны чиста тотарга, механик чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк.
Саклану чаралары: авыру кошларның продукцияләрен кулланмаска, хәтта тотып та карамаска, авыру кошны балалардан аерырга, кошларда авыруның беренче билгеләре күренүгә ветеринарга мөрәҗәгать итәргә, саклану чаралары кулланырга (маскалар, перчаткалар, махсус халат, бит-кулларны сабынлап юарга).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев