Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Казанда ир-ат боз астына төшеп киткән кызны коткарган

Вакыйга 17 мартта була.

Казанда ир-ат Урта Кабан күлендә суга төшеп киткән 10 яшьлек кызны коткара.

Вакыйга 17 мартта була. Ул көнне Тимур Җиһаншин хатыны һәм баласы белән күл янында йөри. Инде китәргә җыенганда гына, Тимурның хатыны ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә. Алар тавышның күл ягыннан килүен аңлап ала. Тимур тавыш килгән якка йөгерә һәм ярдан 5 метр ераклыкта муеныннан суга баткан кызны күреп ала.

Ир-ат ярдәмгә ташлана. Зур ботакны тиз генә сындырып ала һәм аны кызга суза. Кыз таякка тотынганнан соң, акрынлап аңа якынлаша-якынлаша, Тимур аны судан тартып чыгара башлый.

Кызны судан чыгарганнан соң, коткаручылар аны машинага утыртып, юеш курткасын салдыралар, җылыталар. Шул ук вакытта ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырталар. Соңыннан зыян күргән кызның иптәшеннән укытучыларының телефон номерын белешеп, кызның әнисенә хәбәр итәләр.

Тимур Җиһаншин батырлыгы өчен «Суга батучыларны коткарган өчен» дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев