Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кар чистартуга машиналар комачаулый

Коммуналчылар көчәйтелгән режимга күчте. Барлык техника һәм ишегалды җыештыручылары юлларны чистартуга җәлеп ителгән, тик аларның эшенә - машиналар комачаулый.

Ишегалды җыештыручысы нинди генә адымга бармый. Тик максатка ирешеп булмый – йорт алдында калдырылган машиналар кар чистарту техникасына тулы куәтенә эшләргә ирек бирми. Урман урамындагы 27 нче йорт – моның ачык мисалы. 

"Ишегалдында торган машиналар кар чистарту техникасыны бик комачаулый. Югыйсә, без халыкны алдан кисәтеп куябыз. Игъланнар эләбез. Ватсаптагы өй чатларында, шулай ук, киләсе чистарту эшләре турында мәгълүмат бирәбез", - ди 12 нче, 21 нче микрорайоннарының җирле үзидарә советы рәисе Әлфия Хөснетдинова. 

Йорт буенча җаваплы әйтүенчә, ул махсус техника эшенә киртә куйган шоферлар белән әңгәмә кора. Әлеге эшнең мөһимлеген аңлата. Тормыш уңайлыкларын бергәләп булдырырга кирәк, ди ул. Коммуналчылар – көндәлек хезмәтләре, машина хуҗалары – җаваплы мөнәсәбәтләре белән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев