Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Вакыйга эзеннән

Кагыйдәләрне тупас бозганнар

Шәһәрнең Гагарин урамындагы 5 нче йортта урнашкан дүрт бүлмәле фатирда янгын чыккан. Ут йокы бүлмәсеннән чыккан.

Югары температура тәэсиреннән бүлмәдәге тәрәзә пыяласы ярылган. Янгын сүндерүчеләр икенче каттагы фатирга өч бүлемле баскыч ярдәмендә күтәрелеп, утны 7 минут эчендә сүндергән.

Торакның 1,5 квадрат метр мәйданына зыян килгән. Нәтиҗәдә диван янган, фатирга төтен
тулган.

Янгын электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен тупас бозу аркасында чыккан дип фаразлана. Бу хакта күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев