Кадет корпусында һәлак булган сугышчыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Бу көнне 40 тан артык түбәнкамалыга төрле орден һәм медальләр тапшырылды.

Ватан Геройлары көнендә Татарстан кадет корпусында махсус операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән вакытта һәлак булган сугышчыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.
Һәр төбәк, һәр ил яу кырларында батырлык һәм чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максаты белән Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кертелде.
Ил каһарманнарының батырлыкларын искә алу, аларның ата-аналарына Ватан сакчыларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерергә кадетлар корпусында узган тантаналы чарага хәрби операция ветераннары, «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре, яшь армиячеләр, кадетлар һәм тәрбия буенча директор урынбасарлары килгән иде.
Сәхнәгә бер-бер артлы һәлак булган сугышчыларның ата-аналары, гаилә әгъзалары, якыннары менде. Алар арасында Шакир Мәннәпов та бар. Аның улы Шәүкәт Мәннәповның гомере хәрби бурычын үтәгәндә өзелгән. Шәүкәт 2012 елда кадетлар мәктәбен тәмамлаган. Аннары Мәскәүдә армия сафларында хезмәт иткән. Шуннан соң контракт төзеп батыр егет Чечняга, аннары Тадҗикстанга китә. Ә инде махсус хәрби операция башлангач, снайперлар төркеме командиры вазифасында ул Луганск халык республикасына җибәрелә. 2022 елның октябрь аенда һәлак була Шәүкәт Мәннәпов. Кадетлар корпусында аның истәлегенә багышланган аерым стенд урын алган. Анда геройның күпсанлы медаль-орденнары бар. Бу көнне алар янына тагын бер дәүләт бүләге өстәлде. «Улым белән чиксез горурланам. Хәрби офицер булырга, тормышын илне саклауга багышларга теләде ул. Бөек Ватан сугышы солдатларын эзләү отрядында да катнашты. Хәрби-патриотик юнәлеш белән күп шөгыльләнде. Без аны еш искә алабыз, аеруча бала чагын. Мондый чаралар бик мөһим, чөнки яшь буын чын геройларны белергә тиеш. Ә без, ата-аналар өчен бу шулай ук үзара аралашу, хис-кичерешләр белән уртаклашу мөмкинлеге дә», — дип сөйләде геройның әтисе.
Бу көнне 40 тан артык түбәнкамалыга төрле орден һәм медальләр тапшырылды. Үз куллары белән әлеге дәүләт бүләкләрен ала алмасалар да, еллар узу белән геройларыбызның исемнәре онытылмый. Аларның бөек батырлыклары илебез тарихында мәңгелеккә сакланып калачак. Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтә символы булып тора. «Сугышчыларыбызның гаиләләре, әти-әниләре калды. Алар өчен бу чаралар кирәктер, минемчә. Мондый очрашулар аларның улларының, ирләренең, әтиләренең батырлыкларын данлау буларак оештырыла. Бу медаль-орденнар аларның намуслы хезмәтен, фидакарьлеген бәяләүче бер күрсәткеч булып тора. Яшьләрне патриотик юнәлештә тәрбияләүдә дә бу бик зур роль уйный», — ди «Сугышчан туганлык» оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Владимир Матвеев.
Кунаклар өчен күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтерлек концерт программасы әзерләнгән иде. Җырлар, рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре күп яңгырады. Гимнастерка кигән егетләр һәм кызлар чыгышлары сәхнәне тагы да бизәде
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев