Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Җинаятьчене тотканнар

Узган атнада җинаятьче тарафыннан ерткычларча газаплап үтерелгән 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы җирләделәр. Аның үлеме Түбән Кама халкын тетрәтте, җеназага дистәләрчә шәһәрдәшләр җыелды. Биредә туганнары да, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә килде. Билгеле булганча, хатын мәчеткә йөргән, намаз укыган. Коточкыч үтерү Үтерүчене озак эзләргә туры килмәде. 37 яшьлек Даниил Котенев дигән...

Узган атнада җинаятьче тарафыннан ерткычларча газаплап үтерелгән 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы җирләделәр. Аның үлеме Түбән Кама халкын тетрәтте, җеназага дистәләрчә шәһәрдәшләр җыелды. Биредә туганнары да, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә килде. Билгеле булганча, хатын мәчеткә йөргән, намаз укыган.
Коточкыч үтерү
Үтерүчене озак эзләргә туры килмәде. 37 яшьлек Даниил Котенев дигән ул адәм актыгы Красный Ключ поселогында пластик тәрәзәләрне ясау һәм кую фирмасында сынау срогы үткән. Аның тырналган йөз белән эшкә килүен күргәч, хезмәткәрләр полициягә хәбәр иткәннәр.
Сменасы бетеп, өйгә катканда, ул Гөлшатны очраткан. Газ пистолеты белән янап, якындагы будкага керергә мәҗбүр иткән. Кыйнаган, пыяла шешә ватыгы белән бите һәм муенына чәнчегән. Аннары мәетне урманга таба өстерәп барып, бер урында калдырып, өстенә кар ыргыткан.
Корбаны белән сугышканда киселгән җинаятьче, өенә кайткач, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Дәваханәдә аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр. Котенев бензин салынган шешә белән кире җинаять урынына килгән. Корбанын өлешчә чишендереп, будкага бензин сипкән һәм качкан.
Җинаятьче көчләгән өчен ике мәртәбә төрмәдә утырган. Әле узган елның җәендә генә срогын тутырып чыккан булган. Әмма берничә ай эчендә генә дә ул кимендә ике корбанына һөҗүм итәргә өлгергән. Берсе буенча тикше-рү эше барганда, иректә йөргән.
Адәм актыгы 9 мартка кадәр изоляторда утырачак. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, суд ябык режимда узачак.
Шәһәр тыныч булырга тиеш
Бу фаҗигадән соң шактый кеше «Алмаш»ка чаңгы шуарга бармас булды. Җинаятьче кулга алынса да, курку һәм шөбһә калды. Шуңа күрә Үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов тәкъдиме белән, якшәмбе көнне ахшам намазыннан соң, мөселманнар «Алмаш» спорт лагеренда чаңгыда шудылар. Аларга түбәнкамалылар, чиркәүгә йөрүчеләр кушылды. Старт алдыннан барысы да тагын бер тапкыр Гөлшат Котенкованы искә алып, якыннарына теләктәшлек сүзләре җиткерделәр. «Шәһәребез тыныч булырга тиеш. Мәчеткә йөрүче яшьләргә, аксакалларга, благочиние, шәһәр администрациясенә, барлык түбәнкамалыларга бу акциядә катнашкан өчен рәхмәтемне белдерәм. Тыныч тормышта яшик», - диде Салих хәзрәт.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев