Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Ил күләмендә законсызлыкка юл куелгач...

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең ял паркындагы чәчәкле аркаларның берсе яртылаш янган. Моңа ни-нәрсә сәбәп булган? Электр чыбыгындагы төзексезлекме, әллә акылсызларның кыргыйлыгымы? Булыр да, чөнки 2015 елның октябрендә парктагы атлы фаэтонга шундыйлар «һөҗүм» иткән иде. Яңгыр сибәләп торса да, без барганда паркта һава сулап, ял итеп йөрүчеләр күренгәли иде. Лаеклы ялдагы Мәгъфирә...

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең ял паркындагы чәчәкле аркаларның берсе яртылаш янган. Моңа ни-нәрсә сәбәп булган? Электр чыбыгындагы төзексезлекме, әллә акылсызларның кыргыйлыгымы? Булыр да, чөнки 2015 елның октябрендә парктагы атлы фаэтонга шундыйлар «һөҗүм» иткән иде.
Яңгыр сибәләп торса да, без барганда паркта һава сулап, ял итеп йөрүчеләр күренгәли иде. Лаеклы ялдагы Мәгъфирә Абдуллина шул тирәдә генә яшәгәнлектән, вакыты булганда килеп, биредә эшләүчеләргә паркны чүп-чардан арындыруда булышып та йөри икән әле.
- Мондый кыргыйлык башка берәр җирдә бармы икән?! Арка бит тик тора, беркемгә дә бәйләнми, кулың кычытканга гына аны яндырып китү - вәх-
шилек, кабахәтлек. Куллары корысын, - дип тезеп китте ул. - Күңелгә рәхәтлек биреп, тирә-юньне ямьләп утыра. Хәзерге кыргый яшьләргә кырырга, җимерергә генә булсын...
Парктагы беседкада утыручы, үзе белән Иван Шумков дип таныштырган яшь егет исә моны үсмер-
ләр, бала-чага эше, дип раслый. Лаеклы ялдагылар - Ләлә Насыйбуллина, Фирдәвис Камалетдинов һ.б. яртылаш янган арканы күреп, шундый явызлыкка барган хулиганнарга нәфрәт белдерделәр.
Петербургтан махсус рәвештә ясатып кайтартылган ул алты арканың һәркайсы, чын булса, миллион ярым сумга барып баса икән. Булыр да, чөнки чәчәкле аркалар вандаллар вата-җимерә алмас өчен, ныклы, чыдамлы итеп ясалган. Аны ясаган предприятие белгечләре, бу конструкцияләрне би-редә көйләгәнче, башта сынап күрсәткәннәр: зажигалка ярдәмендә ут төртеп караганнар, янып торган учакка салганнар һ.б. Аркалар ныклы булган, форма-рәвешләрен дә үзгәртмәгән, көеп каралмаган да...
«ТАНЕКО» белгечләре әйтүенчә, арка электр җиһазларындагы төзексезлек аркасында янып китә алмый, чөнки биредәге барлык фигураларга бирелә торган электр энергиясе көчәнеше 12 вольттан артмый. Моннан тыш, проект буенча, аркаларда да, электр линиясе чыбыкларында да автомат аергыч көйләнгән...
Бу бит инде беренче очрак кына түгел, узган көз биредәге пар ак атны аударып, кабак-фаэтонын җимереп киткәннәр иде. Ул вакыттагы вандаллар аркасында, хәзер парктан атлы кабак-фаэтон гелгә юкка чыкты. «Золушка» әкиятен күзаллап, шуларга сок-ланып йөрү бәхетеннән Түбән Кама халкы һәм шәһәребез кунаклары мәхрүм калды...
Уйларга да куркыныч, үсмерләрнең һәм яшьләрнең соңгы еллардагы үз-үзләрен тотышлары узган гасыр азагындагы җинаятьчелек азынган, законнарны һәм хокук тәртибен санга сукмаган чордагыга охшый башлады. Кичләрен һәм төннәрен шәһәр урамнарындагы тавышлар да шуны раслый: кыргыйларча шашынып көлүләр, сүгенүләр, махсус кычкыру-акыру. Ерткычлык, кыргыйлык бәйдән ычкынган туксанынчы еллардан уздыра хәзерге буын - егетләрдән бигрәк, үсмер кызлар тавышлана, акыра-бакыра. Ни кылансалар да, ни эшләсәләр дә, үзләренең җәзасыз калачакларын белеп котырына, шашына алар...
Сәбәбе - тәрбиядә, диярсез. Килешәм.
Дин-ислам әхлагы кушканча, кешеләргә бары тик яхшылык кына эшләүче бер танышымны судка бирделәр. Лифтта тугыз кат кнопкаларын да яндырып куйганнары һәм кайчан карасаң да лифтта төшеп-менеп уйнаганнары өчен бер гаиләнең тәртипсез балаларына кисәтү ясаганы өчен генә! Оныкларны балалар бакчасына илткәндә-алганда яшь әти-әниләрнең (шул исәптән, үзләрен мөселман санаучыларының да!) аяк киемнәре белән келәм таптап, түргә кадәр үтүләрен күреп йөрим...
Әмма җәмгыятьнең, язылмаган канун буларак, гасырлар буе яшәп килгән әхлакка төкереп каравының төп сәбәбе - «кеше хокукы» дигәненең нәрсә аңлатканын аңламыйча, законнарны үзгәртеп ташлауда һәм шул закон сагындагыларны җәмгыятьнең кимсетелгән, телсез-тешсез мәхлукларына әйләндерергә омтылуда, ягъни ил күләмендә законсызлыкка юл куелуда. Һәм бу, бүгенге көндә, безнең акылсыз Рәсәйдә бердәнбер тормышка ашкан үзгәреш! Океан артындагыларның һәм Европадагы кайбер көчләрнең Рәсәйгә мәҗбүриләп таккан «кеше хокукының якланышы» нәтиҗәсе! Тик шатланыргамы, көенергәме? Әгәр көн дә салып, сүгенеп, очраган бер кешегә бәйләнеп һәм сугышып йөри торган гадәтем булса, моңа шатланыр идем. Чөнки йөзләренә төкерсәм дә,«мусор»лар дип җикеренсәм, тибенсәм, суксам да, үз хезмәт вазыйфасын башкаручы полиция хезмәткәрләре мине берни дә эшләтә алмыйлар, хаклары юк! Ә инде рәшәткәле машиналарына утырта башласалар, «мусорлар үтерә», дип дөнья яңгыратып кычкыра, кеше җыя алам. Җәмәгать тәртибе сагындагыларның мине машинага утыртып айныткычка яки идарәгә алып китәселәре килсә, «уважаемый, садитесь», дип ялынсыннар, түбәнсенсеннәр, әйдә.
Боларын күктән алып язмадым, үзем күргән нәрсәләр. Шуларга өстәп, узган шимбәдә иртәнге сәгать алты якынлашканда эчке эшләр идарәсенә килеп туктаган «УАЗ»дан ике егетне алып төшкәннәрен күзәтеп тордык (Дагестанга китүче полиция хезмәткәрләрен озатырга җыелган идек). Алар икесе дә чалбардан гына, футболка-мазар киеп тормаганнар. Күзләре сарыкныкыдай тонган, сәер ялтырый. Берсе үзе каршындагы полицейский өстенә җикеренә-җикеренә килә, үзе суярга яткырган дуңгыздай чыелдап кычкыра-акыра... Шундыйлар белән эшләү өчен күпме нерв, түземлек кирәк. Алга таба да шулай дәвам итсә, полициядә эшләргә теләүче кеше калырмы? Ай-һай...
Бәлки безгә совет системасын искә төшереп, халыкның иминлеге һәм тынычлыгы хакына җәмгыятьне савыктыра башларга вакыттыр? Аның өчен, иң элек, халык санласын һәм санлашсын өчен, хокук тәртибе сагындагыларның үзләрен яклардай гадел законнар кирәк. Җиде-сигез мәртәбә төрмәдә утырган төзәлмәс җинаятьчеләрне судан чиста, сөттән пакь итеп күрсәтүне, яисә җитәкчелектәге берәр түрәнең наркоман туганын тоткарлаган өчен генә хокук сагындагыларны рәшәткә артына яшерүне һ.б. шундый очракларны мин һич тә демократик җәмгыять тәртибе дип атый алмыйм. Ул тәртип Рәсәйне кыргыйлар иле дип саный торган Америкадан мәҗбүри тагылган. Бер дә Американың үзендә хокук сагындагылар андый хәлгә калдырылмаган бит. Шимбә иртәсендә эчке эшләр идарәсе янәшәсендәге йортларның йокыдагы кешеләре тынычлыгын бозган һәм җикеренеп полицейский өстенә килгән ул ике хулиган Америкада булса, аларны бик тиз акылга утыртырлар иде. Телләренә ни килсә, төн уртасында шуны кычкырып, урам яңгыратып акырып йөрүче үсмерләр дә Америкада булса, аларны җыеп алып, рәшәткә артындагы махсус урында җиде кат тирләре чыкканчы изеп эшләтерләр иде. Шуңа да Америкада бер мәртәбә полициягә эләккән үсмер, башка беркайчан да хокук тәртибе бозмаска тырыша, диләр.
Ә Россиядә, шул ук үзебезнең Татарстанда нишлиләр? Мәктәп укучыларын бәрәңге чүпләткән яки чүп утаткан өчен генә дә, директорны җавапка тарталар. Адәм көлкесе, ул балаларның хокуклары бозылган икән, янәсе! Ун яшебез тулмас борын, бригадир булып эшләүче әткәй безгә -
өч класс бетергән биш кызга 17әр сутый чөгендер җире бүлеп бирде һәм ничек итеп чөгендерне сирәкләргә өйрәтте. Җирнең икенче башына чыкканчы, әткәй күрсәткәнчә эшләү өчен, ул сирәкләп биргән урынны барып карап йөрдек. Мәктәптә дә, икешәр атналык җәйге практикага, тәҗрибә участогына, мәктәп бакчасына йөрдек: карлыган да җыйдык, чүп тә утадык, ә югары классларда чөгендер дә эшкәрттек, көзен үзебез йолкып, төяп озаттык та. Балалык хокукыбыз да бозылмады, беребез дә егылып үлмәдек, ә тормыш көтәргә, яшәргә өйрәндек. Бу - совет системасында балаларга хезмәт тәрбиясе дип аталды. Һәм ул чакта әрәмтамаклар (тунеядецлар ) булмады, аның өчен Җинаятьләр кодексында статья бар иде.
Бүгенге Рәсәйдә «балалар хокукы» дигән булып, мәктәп партасыннан ук балаларны «потребитель»ләр булырга, әзергә бәзер яшәргә өйрәтәләр, ә бу исә кешенең шәхес буларак формалашуына түгел, деградациягә китерә. Җәмгыять нигезен кешеләр тәшкил итә, дибез. Әгәр кешеләр яшәр өчен кирәкле акчаны эшләп кенә алып булуын аңламасалар; үзара мөнәсәбәтләрне кешелек әхлагы нигезендә кормасалар (моңа гаиләдәге ир һәм хатын, балалар мөнәсәбәте дә, күршеләр белән ике арадагы мөнәсәбәт тә, хезмәт коллективындагы мөнәсәбәт тә һ.б. керә); үзләрен рухи яктан үстерү мөһимлеген белмәсәләр, нигезле белемгә омтылмасалар, үзләренең ихтыяҗларын (эшләмичә, ата-анасы акчасына күңел ачып яшәү, наркотик кулланып «кайф» кичерү, сыра чөмерү, интернетта «утыру» һ.б.) канәгатьләндерүне беренче урынга куйсалар, җәмгыятьнең киләчәге турында сүз йөртеп буламы? Юктыр, мөгаен. Бүгенге Рәсәйдә шул күзәтелә. Хәер, безнең Рәсәй җире генә кирәк океан артындагыларга һәм кол буларак эшләргә саны чикләнгән халкыбыз гына. Россия мәгарифе, мәдәнияте (рәхәт тормыш һәм җинаятьчелек пропагандалана торган сериалларны көне-төне әйләндерелә торган телевидение үти мәдәният ролен), сәламәтлек сак-
лау тармагы, һәр өлкәдәге катлы-катлы бюрократизм һ.б. - болар барысы да, халкы белән бергә, илебезне заманча колониягә әйләндерү максатыннан махсус эшләнәдер кебек тоела...
Югарыдагылар үзлә-яренә файда китерердәй нәрсәләрдә Америкага иярергә, аннан үрнәк алырга яраталар. Әйдәгез, җәмгыятебездә тәртип булсын өчен, һичьюгы, балалар тәр-биясе һәм хокук сагындагылар хокукы сак-лану мәсьәләләрендә генә булса да, Америка үрнәгенә ияреп карыйк!
Фирая МОРАТОВА.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев