Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Язгы кыр эшләре

Түбән Кама районында кыр эшләре гөрли. Быел яз иртә килү сәбәпле, махсус техника басуга 25 көнгә алданрак чыкты.

Михаил Горин заманча техника руле артында өченче елын эшли. Аны 5 бармагы кебек белә. Яңа сезонда эш күп, ди ир-ат. Җир сөрәсе, арпа чәчәсе бар. Аграрийлар тәүлек әйләнәсе кырда тир түгә. 

"Бу басуда арпа культуралары чәчәбез. Аның мәйданы 106 гектар. Бер тәүлек эчендә эшне бетерәбез дә, башка урынга күчәбез", - ди “Орсис-Агро” ҖЧҖ баш агрономы Фәнис Ильясов. 

Бүгенге көндә Түбән Кама районында 64 мең гектардан артык сөрелгән җир мәйданы бар, шулардан 50 мең гектарын нәкъ менә авыл хуҗалыгы культуралары били. 

"23 мең гектарда бөртекле культуралар, 14,5 мең гектарда азык культуралары, 9,5 мең техник культуралар. Болар - кукуруз, бодай, горчица, рапс, көнбагыш, чөгендер, карабодай, борчак, бәрәңге һәм башка яшелчәләр", - ди Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. 

Быел традицион рәвештә бәрәңге дә утыртылачак. Җыелган яшелчәләр сатуга гына түгел, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә дә җибәреләчәк. Һава торышы сынатмаса – быел уңыш мул булачак, дип өметләнә аграрийлар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев