Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Язгы чәчүгә әзерлек

Язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. Түбән Кама районында техника смотры узды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашындагы махсус комиссия Ширәмәт авылында булып кайтты.

    Трактордан алып туфрак эшкәртү машинасына кадәр. Чәчү техникасы - старт сызыгында. Бүген махсус комиссия язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты: агрегатлар торышы, механизаторлар саны, ашламалар белән тәэмин ителеш мәсьәләләре белән кызыксынды. 

"Бөтен техниканы әзерләгәннәр. Бүгенге көндә бер өлеше кырларда эшләп йөри. Чөнки яз иртә килде. Язның бер көне елны туйдыра диләр. Алар шуны аңлап, кыр эшләрен сыйфатлы башкарыр өчен әзерләнгәннәр", - ди Казан дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин.

    Быел язгы кыр эшләренә 230 трактор җәлеп ителәчәк. Аграрийлар чәчү эшләренә киләсе атнада керәшәчәк, дип көтелә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-телек министрлыгы вәкилләре чәчү техникасы әзерлеген югары бәяләде һәм кыр хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев