Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Яңа ел бүләге

НТРның иң матур һәм могҗизалы яңа ел традицияләрнең берсе - “Кыш бабай бул” акциясе. Изге күңелле түбәнкамалылар ярдәме белән кочак-кочак бүләк җыелды. Әкияти герой шуларны өләшә башлады. Бу юлы тылсымчы Балалар йорты ишеген шакыды.

Балалар йортында бәйрәм рухы хөкем сөрә. Малайлар һәм кызлар Кыш Бабайны чын күңелдән көткәннәр - җыр-биюләр әзерләгәннәр, матур шигырьләр өйрәнгәннәр. Һәр баланың үз язмышы. Авыр, катлаулы, гыйбрәтле. Барысы да – әти-әнисе назыннан мәхрүм ителгән. Раил Әсләмов әлеге сабыйларга чын тылсым һәм могҗиза бүләк итәргә була. Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы, хәйрияче малайлар һәм кызларны татлы бүләкләр белән сөендерә. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев