Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Ял һәм спортны бәйләп...

Түбән Кама мөхтәсибәте «Чайка» ял һәм сәламәтләндерү лагерында традицион ял чарасы оештырды.

Бу чара инде быел унҗиденче тапкыр үткәрелде. Мөселманнар гаиләләре белән җыелып күңел ачты, теләүчеләр төрле спорт ярышларында катнашты, аеруча кыюлары тюбингларда шуды. Кемдер кышкы урман белән хозурланды. Ә төшке ашка барысы да казанда пешкән тәмле пылау белән сыйланды.

Уеннарда тирләп-пешеп көч сынашканнан соң җылы бүлмәләргә кереп ял итү мөмкинлеге тудырылган иде. Чараны оештыручы Кәрим хәзрәт Хәсәнов таралышканда Түбән Кама яшьләренә һәм килгән барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев