Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Гуманитар ярдәм

Түбәнкамалылар Лисичанск шәһәренә 5 тонна гуманитар йөк җибәрде.

Вячеслав Зевакин даими рәвештә гуманитар йөк ташый. Маршруты - Түбән Кама-Лисичанск. Ир-ат Луганск өлкәсендә урнашкан шәһәрнең ничек яшәвен үз күзләре белән күргән. Гап-гади мөмкинлекләрдән мәхрүм булган халыкның язмышы әрнетә аның җанын... Үз-үзенә сүз бирә - айга ике тапкыр булса да, анда яшәүчеләргә һәм хәрбиләргә кирәк әйберләр илтеп тапшыру. 

Бүген дә фура йөртүчесе юлга кузгалырга әзерләнә. Битараф булмаган түбәнкамалылар тырышлыгы белән 5 тонна гуманитар йөк җыела. Кием-салымнан алып төзелеш материалларына кадәр. Әлеге изге эшкә эшмәкәрләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм гади халык зур өлеш кертә. 

"Без Химиклар проспектындагы 72Г адресы буенча урнашкан пунктка кирәк-яраклар алып барабыз. Бу изге эшкә волонтерлар да кушыла. Барлык әйберләр дә урынга барып җитсен. Солдатларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсын дигән теләктә калабыз", - ди Фәридә Сәләхова. 

Билгеле булганча, Татарстан Лисичанскны шефлыкка алган. Безнең белгечләр шәһәр инфраструктурасын торгызу һәм төзекләндерү эшләрен алып бара. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев