Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Фаҗига белән тәмамланган

Кама Аланы янында юл-транспорт һәлакәтендә, 16 яшьлек егет вафат булган. Машина йөртү хокукы булмаган үсмер «Лада Калина» машинасы руле артына утырып, ике дусты белән Казанга барырга уйлаган.

Егет әтисенең машина ачкычын урлап, дуслары әйтүенчә, алар Казанда күңел ачарга ниятләгәннәр. Әлеге коточкыч фаҗига Түбән Кама – Чистай трассасында булган. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рөстәм Гарипов әйтүенчә, егет идарәне югалтып, тимер киртәгә бәрелә, шуннан соң, машина юлның уң ягындагы чокырга төшеп киткән. Йөртүче шунда ук җан бирә, ә 17 һәм 19 яшьлек пассажирлар җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган. Барысы да ап-аек булганнар. Бу – быел Түбән Кама юлларында үлем белән тәмамланган беренче авария очрагы.
Тагын бер юл һәлакәте Ильинка – Түбән Кама юлында теркәлгән. «Сузуки» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Калина»га бәрелеп, әйләнеп каплана. Чит ил машинасы руле артында ир, пассажир урынында хатыны һәм ай ярымлык баласы булган. Хатын, бала һәм «Лада Калина» пассажиры җиңелчә җәрәхәтләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев