Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Чаңгы батальоны сугышчыларын искә алдылар

1942 елның 31 гыйнварында, Ватанны яклап, 257 нче укчылар дивизиясенең 80 нче аерым чаңгы батальоны сугышчылары һәлак була. Ә өч ел элек, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, алар Түбән Каманың туганнар каберлегенә күчереп җирләнделәр.

Ә өч ел элек, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, алар Түбән Каманың туганнар каберлегенә күчереп җирләнделәр.

31 гыйнварда шәһәр зиратындагы Мактаулы гражданнарның үзәк аллеясында чаңгы батальоны батырларын искә алу митингы узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шәһәр һәм район Советлары депутатлары, идарә җитәкчеләре, һәлак булган сугышчыларның туганнары, шәһәр предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эзләү отрядлары әгъзалары, волонтерлар катнашты. 

Исегезгә төшерәбез: батальон 1941 елның декабрендә Казанда формалашкан һәм аның составында, нигездә, Татарстаннан — Казан, Чаллы, Ширәмәт, Кукмара, Нурлат, Шөгер, Алексеевск, Югары Ослан һ.б. районнардан җыелган кешеләр булган.

«Бу көн безнең өчен батырлык һәм патриотлык символы. Бу сугышчылар Ватанны саклап һәлак булдылар. Патриотизм, бүген дә дәвам итә. Моны махсус хәрби операция зонасында үз бурычларын үтәүче егет-кызларыбызның үрнәге ачык күрсәтә. Без әтиләребезнең һәм бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга тиеш. Шулай ук эзләү отрядлары сугышчыларына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Алар, җирләнмәгән һәр сугышчыны табу өчен өзлексез эзләнүләр алып баралар», — диде Рамил Муллин.

80 нче чаңгы батальонының 19 сугышчысы арасында бабасы минометчы булган Айдар Метшин да үз хөрмәтен белдерде: «Без Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызның тынычлыгын һәм иреген яклаганнарны, бүген дә махсус операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклап батырлык күрсәткәннәрне белергә һәм истә тотарга тиешбез. Сезнең алда баш иябез. Сугыш кырларында калган каһарманнарга мәңгелек дан!» — диде.

Шулай ук ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, Түбән Кама муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов та чыгыш ясап, үз сүзләрен әйттеләр.

Митинг бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 19 сугышчының һәрберсен исемнәре белән искә алдылар, аннары барлык катнашучылар якташ-геройлар истәлегенә чәчәкләр салдылар.
(Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты мәгълүматларыннан файдаланып язылды).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X